Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Дин һәм без

Хөрмәтле дин кардәшләр, әссәләмү гәләйкүм!

Бүген Зөлхиҗҗә аеның 9 көне. Аллаһ с.в.т. Зөлхиҗҗә аеның беренче 10 көнен аеруча да фазыйләтле дип безгә хабәр бирде. Әлеге көннәрнең бөеклегенә Коръәндә һәм Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәтендә күрсәтмәләр бар.

Бу көннәрдә кылынган игелекле гамәлләр иң яхшылары булып исәпләнәләр, алар Аллаһ юлындагы җиһадтан да яхшырак бәяләнәләр. Бу турыда Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән:
“Аллаһ бу ун көндә кылынган игелекле эшләрне башка көннәрне кылынган игелекле эшләргә караганда ныграк ярата”. Кешеләр аннан сораганнар: “Ий, Аллаһның Расүле, әгәр дә башка көннәрдәге эш Аллаһ юлындагы җиһад булса дамы?”. Аллаһның Расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләмәйткән: “Хәтта бу эш Аллаһ юлында җиһад булса да. Әмма Аллаһ юлына чыгып, үз-үзен һәм үз мөлкәтен корбан иткән кешеләрдән тыш” (Бохари, Тирмизи).
Шушы хәдискә таянып тагы бер кат сезне изгелеккә чакырабыз, мәдрәсә төзелешен тәмамлар өчен 91 392 сум җитеп бетми. Шушы изге айда җитмәгән суммага акча җыюны башладык. Һәр көнне мәчетебездә дога кылу булачак. Әйдәгез бергәләшеп мәдрәсә төзелешен тәмамлыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев