Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Пасха бәйрәменә бүләкләрне ничек бизәгәннәр

Ленино авылының якшәмбе мәктәбендә шөгыльләнүчеләр пасха йомыркалары өчен кәрзиннәр ясаганнар.

 Пасха - барлык православие динен тотучы кешеләр өчен зур бәйрәм. Аның барлыкка килү тарихы, бәйрәмдәге гореф-гадәтләр һәм традицияләр буыннан-буынга тапшырылып килә.

Туганнарга һәм якыннарга куличлар, төрле тәм-томнар, буялган йомыркалар бүләк итү инде традициягә әверелгән. Буялган йомыркалар бәйрәмчә матур күренсен өчен аларны кая урнаштырырга соң? 

«Якшәмбе мәктәбе укытучысы Евгения Лаврова үз кулларың белән ясалган әйберне бүләк итү һәм мондый бүләкне кабул итеп алу күпкә рәхәтрәк икәнен яхшы белә, чөнки бу эшкә күңел җылысы салынган», - дип хәбәр итә редакциягә Изге Димитрий Солунский гыйбадәтханәсе каршындагы якшәмбе мәктәбе тәрбиячесе Любовь Сидорова.

«Якшәмбе мәктәбенең «Спорт һәм гыйбадәтханә һәркем өчен» проекты грант акчаларына булдырылган спорт сыйныфында шөгыльләнүче балалар укытучылары белән бергә бик теләп кәрзиннәр ясадылар һәм аларның барысында да алар бик матур килеп чыкты.

 Һәркем өенә күтәренке кәеф белән кайтып китте, шулай ук үзләре ясаган кәрзиннәрне дә алып киттеләр. Кызларга кәрзин ясау бик ошады, алган күнекмәләренең тормышта кирәге чыгар, дип уйлыйм».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев