Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Православие каһарманы

Әдәмсә авылында яңа гыйбадәтханә төзелешенә шунда туып-үскән, Яңа Чишмә районының Мактаулы гражданы, архимандрит, Дорофей атакай (Виктор Вечканов) зур өлеш керткән.

Дорофей атакай

Ул күп балалы гаиләдә туып үсә (аның ике абыйсы һәм дүрт кыз-туганы бар), Әдәмсәдәге 8 еллык мәктәпне, аннары Ленино мәктәбен тәмамлый. Армиядә хезмәт итә, төзүче һөнәрен ала. Аның гаиләсе дини булган: әтисе дә, әнисе дә, әби-бабасы да. Ахыр чиктә дингә тартылу атеизм рухындагы мәктәп тәрбиясеннән көчлерәк булып чыккан һәм Дорофей атакай дингә хезмәт итү юлына басарга ниятли. Башта гыйбадәтханәдә ярдәмче булып эшли, аннары дини семинариягә укырга керә, ә 1986 елда монах була. Казан гыйбадәтханәсендә хезмәт итә, бөтен Русия Патриархы Тихонның сәркатибе булып эшли.

Хәзер ул Мәскәү өлкәсенең «Горки-8» поселогында Изге Троица Сергиев Лаврасы настоятеле (Рублево-Успенское шоссесы). 2005 елда меценат тарафыннан төзелгән бу гыйбадәтханәдә ул инде 18 ел хезмәт итә. Моннан тыш, ул зур дини иҗтимагый эшчәнлек алып бара - «Сыны Афона» дигән дини кардәшлектә һәм Преподобная Ефросиния Московская хөрмәтенә сестричествода, шулай ук «За жизнь» хәрәкәтендә рухани булып тора. Дорофей атакай православие бәйрәмнәренә радиотапшыруларда еш интервью бирә, анда нәрсә белән шөгыльләнүе турында җентекләп сөйли. «Сыны Афона» дини кардәшлеге һәм сестричество, шулай ук «За жизнь» хәрәкәте демография, мәдәният, рухи мәдәният, әхлак, волонтерлык һәм хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре белән шөгыльләнәләр.  Дорофей атакай Мәскәү патриархиясендә сүзе үтүчән кеше.

Гыйбадәтханәне торгызу

Биш ел инде Әдәмсә авылында яңа ак-зәңгәрсу чиркәү тирә-юньне бизәп тора. Ул 1874 елда булдырылган иске гыйбадәтханә урынында Казан Изге Ана иконасы хөрмәтенә төзелгән. Совет чорында анда мәктәп урнашкан. 1993 елда авылда яңа мәктәп төзелгәч, бина ташландык хәлдә кала.

2013 елда Дорофей атакай инициативасы белән гыйбадәтханәне торгызу эшләре башлана. Әдәмсәлеләр аның идеясен хуплыйлар. Бу игелекле эшкә ул үзе, район җитәкчелеге, нефтьчеләр, авыл халкы да үз өлешләрен кертә.

Дорофей атакай бу идеянең аңа бервакыт төш күргәч килүе хакында сөйли: башта иске ташландык чиркәү һәм аннан соң аның урынында яңа матур ике катлы гыйбадәтханәне күрә ул. Һәм ул аны тормышка ашырырга ниятли.

Авыл активистлары ярдәме белән Дорофей атакай зур оештыру һәм спонсорлык эшенә керешә.

2013 елда аның үтенече буенча Россия Архитекторлар берлеге әгъзасы, Свияжск шәһәреннән МСА профессоры Е.В. Игнатьев гыйбадәтханәне торгызу урынын тикшерә һәм проектның эскизын ясый.

Бер ел үткәч Дорофей атакай үз акчасына Чувашиядән зур агач бурага заказ бирә.

2017 елда төзелеш эшләре башлана: икенче кат бура урнаштырыла, түбәсе профнастил белән каплана, Дорофей атакай һәм мәхәллә кешеләре акчасына тәре белән төп гөмбәз урнаштырыла.

2018 елда ул гыйбадәтханәгә 7 чаң бүләк итә, иң зурысы 2 тонна авырлыкта була. Шул ук елда гыйбадәтханәдә төзелеш эшләрен «Татнефть» ААҖ акчасына «Блок-строй» төзелеш оешмасы алып бара башлый.

Шул ук көздә, 4 ноябрьдә, Казан Изге Ана иконасы көнендә (чиркәү аның исемен йөртә), район җитәкчелеге катнашында гыйбадәтханәне ачу тантанасы була. Дорофей атакай беренче гыйбадәт кылуны үзе үткәрә.

Иске мәктәпкә бирелгән (1969 елда ясалган) янкорманы аш бүлмәсе итеп җиһазландыра башлыйлар. Түбә, яңа тәрәзәләр һәм керү ишекләре куела.

Авыл гыйбадәтханәсе әкренләп эчке яктан да үзгәрә башлый, әлбәттә, иганәчелек ярдәме белән. Күп эш башкарыла: алтарь китерелә, клирос һәм Голгофа торгызыла. Мәскәүдән килгән икона язучы төп реликвияне (билгесез авторның Николай Чудотворец стена иконасын) миллиметрыннан алып миллиметрына чаклы яңарткан. Престол һәм шәмдәлләрне Дорофей атакай алып кайткан.

Сүз уңаеннан, яңа гыйбадәтханәгә беренче взносны Дорофейның атакайның әнисе Елена Вечканова ясаган. Аннары башка авылдашлар, нефтьчеләр һәм район да кушыла. Елена Вечканова 2019 елда вафат була һәм аның рухына тиешле йолаларны шушы гыйбадәтханәдә үткәрәләр.

Авыл халкы өчен игелекле эшләр

 Дорофей атакай  Әдәмсәгә елына өч-дүрт тапкыр православие бәйрәмнәренә кайта. Мәхәллә советы рәисе Михаил Борисовта туктала. Кайткач яңа храмда гыйбадәт кылулар үткәрә.

Кышын исә район Советының хисап сессиясендә катнашты, анда аңа «Яңа Чишмә районының Мактаулы гражданины» таныклыгы тапшырылды.

Татарстанга килгәч, Әдәмсәдә генә түгел, башка районнарда һәм шәһәрләрдәге: Чистай, Зәй, Түбән Кама һ.б. гыйбадәтханәләрдә дә була. «Ул бик аралашучан, һәр җирдә булырга тырыша», - ди Михаил Борисов.

Мәскәү өлкәсендә актив иҗтимагый эшчәнлек алып барып, авылдашлары турында да онытмый: анда да изге эшләр башкара. Әгәр кемгәдер Мәскәү табиблары ярдәме кирәк икән, дәвалануда ярдәм итә, башка үтенечләрен дә кире какмый. Шуңа күрә Дорофей атакай үз тамырларына тугры, авылдашлары файдасына игелекле гамәлләр генә кыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев