Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Дин һәм без

Рагаиб кичәсе

2 гыйнвар кояш баю белән, барча мөселманнар Рагаиб кичәсен каршы алачак. Ул изге Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы төнгә туры килә.

Риваятьләрдә Рагаиб кичәсендә безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең әтисе Габдуллаһ хәзрәт белән әнисе Әминә ханымның никахлары булып, тәүге тапкыр кавышкан көннәре дип хәбәр ителә.

Бу кичтә мөселманнар изге теләкләренең тормышка ашуын, Аллаһы тәгаләдән гөнаһларын гафу итүен сорап дога кыла.

Алаһ илчесе үзе үк бу төн турында болай дип әйткән: "РӘҖӘБ АЕНЫҢ БЕРЕНЧЕ ҖОМГАСЫНДАГЫ КИЧНЕ ВАЕМСЫЗЛЫКТА ҮТКӘРМӘГЕЗ. Чөнки бу кичне фәрештәләр "Рәгаиб" дип атады".

Рагаиб - "хыял", "теләк" дигәнне аңлата.

Рәҗәб -Аллаһы Тәгалә ае булганга күрә, бу айда "Әл-Ихлас" (Къуль-һүә-Ллааһү") сүрәсен күбрәк уку хәерле. Бу сүрәдә Раббыбызның төп күркәм сыйфатлары китерелә:

Бисми-Лләһи-ррахмани-ррахиим.
Къуль һүәә-Ллаһү әхәде.Әллаһу - ССьамәде. Ләм йәлиде үә ләм йүүләде. Үә ләм йәкүл-ләһү күфүвән әхәде.

Шулай ук түбәндәге зикерләрне еш әйтү файдалы булыр:

Беренче ункөнлектә:

(Сүбехәәнә-ЛЛАҺИ-ЛЬ-ХӘЙЙИ-ль-әхәди-ССЪамәде)
"Бердәнбер, бернәрсәгә дә Мохтаҗ Булмаучы Аллаһны тәсбих итәм"

Икенче ункөнлектә:

(Сүбехәәнә-ЛЛАҺИ-ль-әхәди-ССЪамәде)
"Бердәнбер, бернәрсәгәдә мохтаҗ булмаучы Аллаһны тәсбих итәм"

Өченче соңгы ункөнлектә:

(Сүбехәәнә-Ллаһи-ЛЬ-ГЪафүүри-ррахиим)
"Ярлыкаучы, Рәхимле Аллаһны тәсбих итәм"

Рагаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш ителә. Бу көн һәм кичәнең без белмәгән бик күп хикмәтләре бардыр. Бу кичәдә хәлебездән килгән кадәр гыйбадәтләребезне, догаларыбызны кылырга, тәүбәләребезне арттырырга кирәк, начар вә ямьсез гамәлләрдән ерак торырга тиешбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев