Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Район башлыгы мәчет имамнары белән очрашты

Яңа Чишмә үзәк мәчетендә район башлыгы Вячеслав Козловның район мәчетләре имамнары белән очрашуы булды.

Районның имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт Фәгыйзов быел район мәчетләрендә ниләр эшләнгәнлеге турында кыскача мәгълүмат бирде. Зирекле мәчетенә реставрация ясалган (3 млн сумлык), шул ук суммалык мәхәллә кешеләре акчасына мәдрәсә (уку-тәрбия пункты), Тубылгы Тау мәчетендә мәчет белән мәдрәсәне тоташтыручы коридор төзелгән, Яңа Чишмәдә мәчет манарасы яңартылган.

Шулай ук барлык мәчетләрдә изге Рамазан ае вакытында ифтар мәҗлесләре, Корбан бәйрәменә һәм Мәүлет аена (Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне) багышланган мәҗлесләр һәм вәгазьләр уздырылган, барлык теләүчеләр өчен ислам нигезләре буенча укулар оештырылган.

Район башлыгы үз чыгышында районда социаль-икътисади хәлләр торышы, авыл хуҗалыгында, социаль өлкәләрдә ниләр эшләнүе турында сөйләде, имамнарга халыкны рухи-әхлакый тәрбияләү буенча зур эш башкарулары, мәчетләрнең матди-техник базасын ныгытулары, СВОда катнашучыларга ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм сорауларга җаваплар бирде.

Аерым алганда, район үзәге мәчете территориясендә футбол мәйданчыгы төзүдә ярдәм итү үтенече бар иде. Мәсьәлә каралачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев