Сәдака биреп, авыруларыгызны дәвалагыз, диелә бер хәдистә
Ягъни сәдака — чирдән дәва. Аның башка файдалары да бик күп.
Сәдака бирү мал-мөлкәтне ишәйтә, ризыкны арттыра.
Сәдака биреп, авыруларыгызны дәвалагыз, диелә бер хәдистә. Ягъни сәдака — чирдән дәва.
Сәдакага юмарт булу — иманлык билгесе.
Сәдака бирү — тәкъвалыкка ирешүнең бер сәбәбе.
Сәдака җанны сафландыра һәм аның дәрәҗәсен арттыра.
Сәдака Кыямәт көнендә аны бирүчегә күләгә булачак.
Сәдака бирү — Мөхәммәт пәйгамбәрнең (с. г. в.) холык-фигыле.
Сәдака бирү туган-тумачалар арасын ныгыта.
Сәдака бөтен начар нәрсәләрдән саклый һәм Раббының ачуын баса.
Сәдака — каты бәгырьлелектән дәва. Каты бәгырьлелеккә зарланган бер кешегә Аллаһ рәсүле (с. г. в.) ятимнең башыннан сыйпарга һәм мохтаҗларны ашатырга киңәш иткән.
Сәдака — Тәмуг утыннан котылуның бер сәбәбе.
Сәдака хата-гөнаһларны җуя.
Сәдака бирү — Аллаһның сөюенә ирешүгә бер сәбәп.
Сәдакага юмарт кеше өчен фәрештәләр көн саен дога кылып тора.
Кайсыбер сәдака өчен әҗер-саваплар кешегә аның үлеменнән соң да язылып тора.
Сәдакага юмарт булу — Оҗмахка керүнең бер сәбәбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев