ШӘГЪБАН АЕНЫҢ ФАЗЫЙЛӘТЛӘРЕ
Бүген (30.01.2025) ахшамнан соң Шәгъбан ае баешлана.
Бу айның фазыйләтләре турында сүз башлаганчы Ислам тарихында иң мөһим вакыйгаларның берсе «Таһвили кыйбла», ягъни кыйбланың үзгәртелүе нәкъ менә шушы шәгъбан аенда булганы турында бераз әйтеп үтик.
Бу вакыйга шәгъбан аеның 15-нче көнендә Мәдинәи Мөнәүвәрәнең «Бәни Сәләмә» мәчетендә РәсүлүЛлаһ (саллә-Ллааһу гъәләйһи үә сәлләм) өйлә намазы фарызының ике рәкәгатен укып торган вакытында вәхи иңде, намазда торган хәлләрендә кирегә Кәгъбә тарафына борылганнар. Бу халәтне күргән сәхабәләр дә аңа ияреп намазны дәвам иттергәннәр.
Коръәни Кәримдә Хак тәгалә әйтә:
«Без синең йөзең күккә юнәлгәнне күреп тордык. Һәм сине разый булдырырдай кыйблага юнәлдерербез. Һәм йөзеңне изге мәчет тарафына юнәлдер. Кайда гына булсагыз да йөзләрегезне аның ягына юнәлдерегез. Һәм Китапка ия булучылар, әлбәттә, аның Раббыларыннан булган хаклык икәнен белеп торалар. Аларның кылганнарына Аллаһ гафил булмас»
(«Әл-Бәкара / Сыер» сүрәсе, 144-нче аять).
Илебездән әгәр кем дә хаҗ һәм гомрә кылган булса, алар ул мәчеттә намаз уку шәрәфәтенә мөяссәр булганнар. Шәгъбан аеның 15-нче көне вә кичәсе елның иң олуг көннәреннән санала. Шул көнне Аллаһы Тәгаләнең Рәхмәте вә Мәгъфирәте җир йөзенә таралып торыр. Әгәр аның өстенә янә истигъфар да әйтелсә, әлбәттә, Аллаһы Тәгалә зур-кече гөнаһларны гафу итеп җибәрүе турында риваятьләр күп.
Шул 15-нче кичәдә Хак Тәгалә иртәнге вакытта сорар икән:
«Истигъфар итүчеләр бармы, гөнаһларын кичерәм, берәр бәла яки авырлыкка таручылар бармы, котылу сорасалар, аны бирәм, ризык сораучылар бармы, ризыкларын күбәйтәм», — дип таң атар икән.
Бу кичәне «Бәраәт кичәсе» дип атыйлар. Аның олуглыгы турында хәбәр-риваятьләр күп.
Быел (2025) ул 13-нче февральдән 14-нче февральгә каршы кичкә туры килә (ред.).
Бәраәт кичәсендә бер ел эчендә булачак эшләр хакында хөкем кылына, әҗәл вә гомерләр билгеләнә вә кылынган гамәлләрнең сәхифәләре Аллаһы Тәгаләнең хозурында күрсәтелеп үтүләре китапларда язылгандыр, менә шундый олы айда торабыз икән, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен никадәр мөмкин изге гамәлләр кылып, гөнаһ эшләрдән тыелуыбыз зарур була. Аллаһы Тәгаләнең бөтен әмерләренә буйсыну, кешеләр белән булган мөгамәләләрдә даими күркәм мөнәсәбәт тотуыбыз мөселманлыкның мөһим сыйфатлары булып тора.
Пәйгамбәребез ﷺ әйтә:
«Аллаһы Тәгалә өч нәрсәне өч нәрсә эченә яшергән:
1️⃣ Үз ризалыгын яхшы гамәлләрнең берсенә яшергән».
Димәк, даими яхшы гамәлләр кылучы кеше, әлбәттә, Аллаһының ризалыгын таба. Изге гамәлләр исә күп төрле. Һәрнинди яхшы, файдалы гамәлне «Бу кечкенә гамәл» димичә кылырга кирәк була.
Бу турыда РәсүлүЛлаһның ﷺ «Саваплы эшләрнең һичберен кечек дип санамагыз, кылып торыгыз! Хәтта агым судан алып башка бер кешенең комганына салып бирү кебек кечкенә бер гамәлне дә, зур гамәл кебек хөрмәт белән кылыгыз», дигән сүзләре дә бар.
2️⃣ Яшергән нәрсәнең икенчесе — Үзенең газабын гөнаһ, начар эшләрнең берсенә яшергән.
Димәк, гөнаһ гамәлләрдән сакланып йөргән кеше Аллаһның газабыннан, әлбәттә, имин булыр. Ләкин «Моның гөнаһы зур түгел», дип, кечкенә гөнаһлардан сакланмаган кеше, шиксез, бер Аллаһының газабына очрап калуы табигыйдыр.
3️⃣ Яшергән нәрсәләрнең өченчесе вәли кешеләрне халык эченә яшергән.
Бөтенесен хөрмәт кылган кеше, әлбәттә, Аллаһның вәлиен дә ихтирам иткән булачак. Әмма игътибарсызлыкка гадәтләнгән кеше бер ара Аллаһның иң яраткан бәндәсен дә рәнҗетеп куюы бик мөмкин.
Хак Тәгалә Кәләми шәрифтә әйтә ки:
«Һәм тәкъваларга:
„Раббыгыз нәрсә иңдерде?“ — дип әйтелер.
Алар: „Хәерлек!“ — дип әйтерләр.
Бу дөньяда яхшылык эшләгәннәргә — яхшылыктыр, ахирәт йорты исә, әлбәттә, хәерлерәк.
Никадәр яхшы тәкъваларның йорты! Мәңгелек бакчалары, алар анда керерләр, аларның астында елгалар агып торалар, аларга анда — теләгән нәрсәләре.
Тәкъваларга Аллаһ менә шулай „җәза“ (әҗерен) бирә, фәрештәләр тарафыннан пакь килеш вафат ителгәннәргә!
Алар: „Сәлам сезгә! Кылганнарыгызга карата Җәннәткә керегез!“ — дип әйтерләр» («Ән-Нәхл / Бал кортлары» сүрәсе, 30—32-нче аятьләр).
Имам Шәгъби «Кифая» китабында яза:
"Раҗәб аеның беренче өлеше, Шәгъбан аеның икенче өлеше, Рамазан аеның исә, ахыргы өлеше олы вә фазыйләтле көннәрдер. Шәгъбан аеның "Бәраәт кичәсе«ндә бер ел эчендә булачак вакыйгалар, гомер вә ризык үлчәве кылынуы сәбәпле, бу кичәдә һәрбер мөэмин Аллаһ Тәгаләдән яхшы теләкләрне сорап, дога тәкбирләрдә мәшгуль булуы ләзем, чөнки белмимени, төннең ахырында сәхифәләр ябылып Гареш әгъләдә чыгарылганда аның исеме кайсы бәндәләр исемлегендә урын алган?
Шуның өчен догага шик юк: «Дога белән хәтта тәкъдирне дә үзгәртү мөмкин» дигәнгә, гелән дога-истигъфарда булу, Аллаһы Тәгаләдән изге ниятләрнең тормышка ашырылуын сорап, тырышлык кирәк, шуның белән «Бәраәт кичәсе» әһәмиятледер«, — диде имам Шәгъби.
Элгәре китапларыбызда әйтелә ки:
Вәҗиб госелләрдән тыш мөэмингә янә алты мөстәхәб булган госел бар:
1. Кан алдырганнан соң;
2. «Ләйләтүл Кадер» кичәсе өчен;
3. Гарәфәт көне өчен;
4. Ислам динен яңа кабул кылган кеше өчен;
5. Бәләгатькә җиткән сабый өчен;
6. Бәраәт кичәсе өчен.
Әмма башка җирдә җомга көне вә ике гает өчен дә госел кылу сөннәт яки мөстәхәб гамәлләрдән саналган.
Имам Газали «Мокашәфәтүл кулүб» дигән китабында китерә ки:
«Мөселманнарга җир йөзендә ике көн гает булганы кебек фәрештәләр дә күктә ике кичәне гает кылып үткәрәләр икән. Алар исә — кадер һәм бәраәт кичәләре».
Имам Сабуки үзенең тәфсирендә әйтә: «Ләйләтүл бәраәт» андагы сыйфатларга карап төрлечә исемләнә.
Мәсәлән, бу кичәне «ләйләтүл тәкфир», ягъни «бәндәләрнең гөнаһлары кәффәрат кылына» дигән кичә диелә.
Әгәр Аллаһы Тәгалә җомга көнне бер атна эчендә кылынган гөнаһларны кичерсә, "Бәраәт кичә«сендә бер еллык гөнаһларны гафу кыла. «Ләйләтүл кадер» кичәсендә исә, Хак Тәгалә мөэмин бәндәләренең бөтен гомердәге кылган гөнаһларын кәффәрат кылып җибәрә.
Янә бер исеме «Ләйләтүл хәят», ягъни «хәят кичәсе», чөнки хәдис шәрифтә:
«Һәркем Бәраәт кичәсен торгызып, уяуда үткәрсә, аның йөрәге шиксез теректер», — диелә.
Янә бер исеме «Ләйләтүл шәфәгать», ягъни «шәфәгать кичәсе», чөнки РәсүлүЛлаһ ﷺ шәгъбан аеның 13, 14, 15-нче кичәләрендә Аллаһы Тәгаләдән өммәтен шәфәгать кылуын сораган вә аның шәфәгатьләренә рөхсәт алынган.
Янә бер исеме «Мәгъфирәт кичәсе», чөнки хәдис шәрифтә әйтелгәнчә, шәгъбанның 15-нче кичәсендә Раббыбыз җир йөзендәге бөтен бәндәләренә Рәхмәтен вә Мәгъфирәтен таратыр икән.
Янә бер исеме «Ләйләтүл итк», ягъни «азатлык кичәсе», чөнки РәсүлүЛлаһ ﷺ Гаишәгә (радыйАллааһү гъәнһә) карап бәраәт кичәсендә күптән-күп гөнаһкяр бәндәләр тәмуг утыннан азат ителүләре турында сөенеч биргән.
Янә бер исеме «Кыйсмәт кичәсе», ягъни «фәрештәләр бу шәгъбан белән киләсе шәгъбан ае эчендә бирелүче гомер ризыкларны билгеләп өлешләп чыгаралар» дигән караш бар.
Хак Тәгалә шушы мөбарәк ай фазыйләтләреннән бөтенебезне өлешләгән хәлдә өммәтебезгә сөенеч белән бирелгән бөтен вәгъдәләргә мөшәррәф булуыбызны насыйп кылсын!
Вәлиулла хәзрәт Якупов,
2012 ел
Чыганак: https://dumrt.ru/articles/society/society_7775.html?curPos=8
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев