Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Яңа Чишмәдә мәдрәсә төзелеше тәмамланып килә

2021 елда Яңа Чишмә мәчете каршында мәдрәсә төзү буенча зур эш башкарылган.

«2021 елның 1 июленнән бүгенгесе көнгә кадәр бинага газ, электр, җылылык кертелгән, отмосткалар, керү тамбурлары, җылы идән ясалган, эчке диварлар гипсокартон белән җылытылган, мәчеттән мәдрәсәгә керү юлы һ.б. булдырылган»,- дип хәбәр итәләр мәдрәсәнең фонд советыннан.

-Боларның барысы да районда һәм республикада яшәүче күп кенә якташларыбызның иганәчелек ярдәме белән мөмкин булды, сез биргән акчалар, сезнең булышлыгыгыз белән эшләнде, барыгызга да аллаһының олы рәхмәте булсын. Ярты ел эчендә хәйриячеләр махсус фондка 1 млн. сумга якын акча күчерделәр. Моннан тыш, кемдер материаллар, транспорт белән булышты, күбесе үзләренең буш вакытларында килеп ярдәм итте. Барлыгы якынча 5 млн. сумлык эш башкарылды. Территория район хакимияте һәм «Алексеевскдорстрой» ААҖ ярдәме белән асфальтланды. Мәдрәсәдә диварларны шпаклевкалау һәм буяу, ишекләр, сантехника, мебель алу һәм плитәләр җәю буенча эшләр кала әле. Бүгенгесе көндә җыелган акчалар тотылып бетте, күп эшләрне әлегә бурычка эшлибез, материалларны да бурычка алабыз. Шунысын да әйтик: ике кардәшебез идәнгә плитә җәюне үз өсләренә алды, тагын берсе стеналарны шпаклевкалау һәм буяу эшенә кереште (үз исәбеннән). Ә менә калган эшләргә акча кирәк. Шуны истә тотып, барча мөселман кардәшләребезгә зур үтенеч белән мөрәҗәгать итәбез: нинди мөмкинлегегез бар – акчалатамы, материал беләнме - булышуыгызны сорыйбыз!

Иң зур эшләр эшләнде, аллаһыга шөкер, тагын бер кат барыбыз да берләшеп, җыелышып мәдрәсә эшен Уразага кадәр төгәлләп чыгасы иде, дигән өметтә кала фонд Советы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев