Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Чистайдан ерак түгел булган авариядә 6 кеше һәлак булган

«Россия Почтасы» машинасы Чистай районында җиңел машина белән бәрелешкән - көчле бәрелү сәбәпле, ике машинага да ут капкан. Башлангыч мәгълүматлар буенча алты кеше һәлак булган.

«Лада - Ларгус» пассажирлары (алар арасында 6 яшьлек бала да булган) салоннан чыга алмаган һәм һәлак булган, йөк машинасы шоферы гына исән калган - аның тәннәре пешкән (60%) һәм сөякләре сынган. Ул Чистай РҮХнә китерелгән.

Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана. Прокуратура бу эш буенча тикшерү башлаган. Күзәтчелек ведомствосы хәбәр иткәнчә, «Лада - Ларгус» йөртүчесе идарәне югалткан һәм каршы як полосага чыккан, шул сәбәпле бәрелешү булган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев