Яңа Чишмә районында язның беренче көнендә юл-транспорт һәлакәте булган
ЮХИДИ искәртә: юлларда сак булыгыз.
«2023 елның 1 мартында кичке дүртенче яртылар тирәсендә Акъяр-Чирмешән-Шонтала юлында LADA Granta автомобиле йөртүчесе, Акъяр авылында яшәүче гр-ка Н. ЮХКен бозып, Шахмай ягыннан Акъяр авылына хәрәкәт иткәндә, куркынычсыз тизлекне сайламаган. Нәтиҗәдә, юл кырыена төшеп, кюветта әйләнеп капланган. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 2012 елда туган балигъ булмаган пассажирның сәламәтлегенә зыян килгән, ул Чистай РҮХенә озатылган», - дип хәбәр итә Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча Юл хәрәкәте инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Алексей Кадымов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев