Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Яңа Чишмә районында юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүче һәлак булган

19 октябрьдә кичке сәгать бишләр тирәсендә Акъяр-Чирмешән автомобиль юлында юл һәлакәте булган.

«Форд-Фокус» а/м белән идарә иткән Красный Октябрьдә яшәүче 32 яшьлек ир-ат Акъяр-Чирмешән юлының 31 нче чакрымында (Красный Октябрь белән Волчья Бистәсе арасында) куркынычсыз тизлекне сайламый һәм идарәне югалтып, каршы як полосага чыга. Анда Аксубай районының Яңа Ибрай авылыннан Акъярга таба хәрәкәт итүче «Рено-Логан» а/м белән бәрелешә.
ЮТҺ нәтиҗәсендә «Форд-Фокус» а/м йөртүчесе урында ук җан биргән, ә «Рено-Логан» а/м йөртүчесен һәм 2 пассажирны ашыгыч ярдәм машинасы белән Чистай РҮХгә алып киткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев