Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Тубылгы Тау авылында янгын булган

    Шимбә көненнән якшәмбегә каршы төндә Тубылгы Тау авылында Исмәгыйлевлар йорты янган.

    Ут янкорманы (веранданы), йортның түбәсен юк иткән, йорт эчендәге җиһазлар һәм әйберләр дә яраксыз хәлгә килгән.

    Янгынны сүндерүгә авыл җирлеге мотопомпасы җәлеп ителгән, Зирекле һәм Яңа Чишмәдән янгын сүндерү машиналары килгән. Янгын сүндерүдә шулай ук авыл халкы да ярдәм иткән.

    Янгын вакытында кешеләрнең сәламәтлегенә зыян килмәгән, алар урамга тәрәзә аша чыкканнар.

    Янгынның сәбәбе - йортның верандасында электр үткәргечнең төзек булмавы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: