Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Яңа Чишмә районында автобус, зур йөк машинасы һәм җиңел автомобильләр катнашында массакүләм ЮТҺдә бер кеше һәлак булган

ТРның Яңа Чишмә районында кичә кичке якта ЮТҺ булган. Нәтиҗәдә, бер кеше һәлак булган, дип хәбәр итә Татарстан прокурорының массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек буенча өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Якынча мәгълүматларга караганда, Hyundai рейс автобусы тагылмалы КАМАЗ йөк машинасы белән бәрелешкән. Шуннан соң аларга тагын ике җиңел машина килеп бәрелгән. Авариядә автобус йөртүчесе һәлак булган. Ул алган җәрәхәтләрдән Яңа Чишмә РҮХдә җан биргән. Калган зыян күрүче дүрт кеше Чистай хастаханәсенә озатылган. Тагын бер хатын-кыз Чирмешән РҮХнә үзе мөрәҗәгать иткән, дип хәбәр иткәннәр «Реальное время» газетасына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Һәлак булган шофер - Чирмешән авылында яшәүче 1960 елгы ир-ат. Автобус «Чирмешән АТП» ААҖнеке. Авария вакытында анда сигез кеше булган.

ЮТҺ урынына Яңа Чишмә районы прокуроры Станислав Козлов һәм аның урынбасары Ленар Мисбаховлар барган. Күзәтчелек ведомствосы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүне тикшерә. ЮТҺ сәбәпләре ачыклана.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев