Яңа Чишмә районында булган ЮТҺдә хатын-кызның гомере өзелгән
24 декабрьдә көндезге сәгать берләр тирәсендә Яңа Чишмә - Чуаш Чабаксары юлында ЮТҺ булган, аның нәтиҗәсендә пассажир хатын-кызның гомере өзелгән.
«Дацун» автомашинасы шоферы, Чуаш Чабаксарында яшәүче 53 яшьлек ир - ат, шушы авылдан Яңа Чишмәгә таба барган вакытта тизлекне арттырган һәм идарәне югалтып, каршы як полосадагы УАЗ а/м белән бәрелешкән.
-ЮТҺ нәтиҗәсендә «Дацун» машинасының 48 яшьлек пассажиры ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче үк авария урынында җан биргән. «Дацун» а/м йөртүчесе җитди имгәнүләр белән Чистай РҮХнә озатылган,- дип хәбәр итә Яңа Чишмә районының ЮХИДИ бүлеге начальнигы Евгений Михайлов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев