Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Алма серкәсе буыннарны дәвалый, токсиннарны чыгара

Алма серкәсе — буыннар авыртуга каршы менә дигән дәвалау чарасы. Аны башка төрле дә кулланып була. Ул көчле антиоксидант буларак, организмны токсиннардан чистартырга ярдәм итә.

Буыннар авыртканда

Βaнна өчен. 1 стакан алма серкәсен 6 стакан суга салып, кулларны һәм аякларны шунда чылатып алырга. Әгәр сезне муен, җилкә тирәсендә авырулар борчый икән, ул вакытта авырткан урынга компресс куегыз.

Уыну өчен. 2 стакан алма серкәсенә 1 аш кашыгы зәйтүн мае салып, яхшы итеп болгатырга кирәк. Шуның белән авырткан урыннарны уыгыз. Даими куллансагыз, рәхәт җиңеллек тоярсыз.

Шифалы эчемлек

3 аш кашыгы алма серкәсен 300 г суда яки теләсә нинди җимеш согына кушып болгатырга кирәк. Шуны көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан эчеп куегыз.

Тискәре йогынтысы булырга мөмкин. Кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшегез.

Чыганак:http://vatantat.ru/2022/05/82749/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев