Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Андреевка авылында яшәүче Зөлфия Бикбова җиләк-җимешләрне кышкылыкка әзерләү рецептлары белән уртаклаша

Җәй бик тиз уза һәм хуш исле, тәмле, кояшлы җәй безнең хәтердә калсын гына түгел, ә өстәлдә дә үз урынын алсын өчен, җәйне кышка «әзерлибез».

Без Андреевка авылында яшәүче Зөлфия Бикбовага быелгы җәй турындагы хис-кичерешләре, киңәшләре һәм кайбер рецептлары белән уртаклашуын сорап мөрәҗәгать иткән идек.

Ул: «Безнең Ватсапта «Авылдашлар» төркеме бар һәм анда без бер-беребез белән кайчан һәм нинди үләннәр җыю турында киңәшләребез белән уртаклашабыз. Бездә бит болыннар төрле үләннәргә бай! Әлбәттә, үләннәрне гадәттә 12 июльгә кадәр җыйганнар, әмма быел биологик җәй ике атнага соңга кала. Шуңа күрә җәйне кышка «әзерләргә» вакытыбыз бар.  Әле барлык үләннәрне дә җыярга була. Ә урманда мәтрүшкәләр хәзер генә чәчәк ата башлады.  Тукранбашның чәчәкләрен (начар холестериннан), Шушма ярларында кыр наратбашы (хвощ полевой - бөер һәм сидек системасы начар эшләгәндә кулланалар), хатын-кызлар өчен үләннәр: ромашка, меңъяфрак, календула җыябыз. Әйе, бөтен даруханә аяк астында гына.  Быел Иван - чәй азрак. Әмма аны сырганак яфраклары алыштыра.

Бакчабызда кара һәм кызыл карлыган өлгерә. Алар С витаминына бай. Мин компот әзерләдем инде һәм джем да ясадым. «Яңа Чишмә хәбәрләре»н укучыларга да (үз рецептлары булмаган кешеләргә) үземнең еллар буе тикшерелгән рецепт буенча әзерләргә тәкъдим итәм.

Зөлфия Бикбованың кызыл карлыганнан «фирменный» джемы:

1 килограмм карлыганга 1 кг шикәр комы кирәк.

Чистартылган кызыл карлыганны кәстрүлгә салам, шикәр комы сибәм һәм җиләкләрнең күбрәк согы чыксын өчен агач кашык белән болгатам.

Шикәргә карлыган согы сеңгәч, кәстрүлне плитәгә куям һәм акрын утта өч-биш минут тотам, шикәр комы төбенә ябышмасын өчен бутап торырга кирәк, кайнаганчыга кадәр җиткерәм.

Массаны иләк аша сөзәм. Шушы катнашманы янә кайнаганчыга кадәр җиткерәм, стерильләштерелгән банкаларга салам һәм капкачлар белән каплыйм.

Безнең гаилә күбрәк кызыл карлыган компотын ярата. Ул бик матур һәм хуш исле килеп чыга, организмга хәл кертә һәм сусауны баса. Без аны кышын, бигрәк тә эссе мунчадан соң эчәргә яратабыз.

Компот әзерләү бик гади:  стериль банклар һәм капкачлар әзерлибез. Кызыл карлыганны (сабагыннан чистартмасаң да була) суда юарга. Өч литрлы банкларның яртысына карлыган салабыз. 2 литр суны кайнаганчыга кадәр җиткерергә һәм банкага салырга.  Капкач белән каплап кына куябыз, 30 минут (озаграк та ярый) тотабыз. Аннары компотны кәстрүлгә агызабыз (карлыганнары банкада кала), шикәр өстибез (сезнең тәмегез буенча 200-300 граммга кадәр), сиропны кайнаганчыга кадәр җиткерергә кирәк. Карлыганлы банкага бер пакет ванилин өстәргә һәм кайнап торган сироп белән тутырырга. Банкларны капкач белән капларга, банканың астын өскә әйләндереп куярга һәм суынып беткәнче берәр тукыма белән капларга кирәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев