Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Дача кишәрлегендә һәм бакчада апрель аенда нинди эшләр башкарырга мөмкин һәм кирәк?

Сез кайчан бакчагызда беренче чәчәкләрне күрергә телисез? Геморрагик бизгәктән үзеңне ничек сакларга? Бәрәңгене утырту өчен кайчан әзерли башларга? Дача кишәрлегендә һәм бакчада апрель аенда нинди эшләр башкарырга кирәклеге турында «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь ЗАНИНА сөйли.

Яз көне дачага беренче мәртәбә килгәндә, тычкансыман  кимерүчеләргә каршы агулы алдавычлар алып килергә кирәк. Агулы алдавычларны  сарай, йорт, корылмалар тирәсенә таратып  чыгыгыз, оялар  күренгән урыннарга  куегыз.  Быел кыш йомшаграк булды,  ә кар катламы биек – бу кимерүчеләр  үрчү өчен бик  уңайлы  шарт, шуңа күрә аларның саны артыр, дип көтелә. Шулай ук үзеңне геморрагик бизгәктән дә сакларга кирәк: бакчада бары  тик перчаткаларда гына эшләргә, беренче  килгәндә үк өйне  җентекләп юып чыгарырга, эшләрне перчаткалар һәм медицина битлеге киеп башкарырга  кирәк.

 

 Көздән  бакчада  агач ботакларын   кисмәгән булсагыз,  бу  эшне апрельнең    беренче декадасында – агачларның сүле  хәрәкәтләнә башланганчы эшләргә кирәк. Әгәр сез бакчага соңрак килсәгез, бу  очракта бары  тик сынган,   корыган, кипкән ботакларны гына кисәргә мөмкин. Киселгән урыннарны  бакча сумаласы  яки майлы буяу белән  зарарсызландыру  зарур.   

 

Кыштан соң җиләк-җимеш агачларындагы  агартылма юкка чыккан  яки көздән алар   агартылмыйча калган  булса,  агартырга кирәк булачак. Бу  матурлык өчен эшләнми, ә агачларны кояш нурларыннан яклау өчен башкарыла, чөнки яз кояшы нык  җылыта һәм  бу агач кайрыларына   зыян китерә. Мин  тагын агарткычка бер-ике грамм бакыр купоросы өстәргә киңәш итәм – бу кайрыны  зарарсызландыру өчен эшләнә.

 

Табигать уяну белән  бакчада куакларны  һәм  җимеш агачларын    кыш чыккан  корткычлардан  һәм  төрле авырулардан эшкәртү чоры  башлана.     Нәтиҗәле яклау  ысулларының  берсе  -  җимеш куакларын һәм бакча агачларын иртә яздан, соңгы  карлар  эреп бетүгә,   Ризоплан биофунгициды   өстәп, 30 Плюс пестициды   белән эшкәртү.

 

 Кар эреп беткәннән соң, көздән утыртылган суган һәм сарымсак өсләренә ябылган  япманы  алырга онытмагыз. Роза чәчәкләрен, виноградны, җиләк    өсләрен ачыгыз, югыйсә, алар  чери башларга  мөмкин.   Розаларны  ачканда,    аларны игътибар белән карагыз һәм, тимгелле  урыннар күрсәгез, андый  ботакларны  сәламәт урынга  кадәр кисегез.  Әгәр ботаклар калын булса, аларга  көл сибегез, ә тамыр үсентеләрен алыгыз.

 

 Орлык  суганны  утыртуга да  апрельдә  әзерлиләр. Орлык сатып алганда, аның  зурлыгына игътибар итәргә кирәк. Оптималь зурлык - якынча 2 см. әгәр ул эрерәк булса, яшел кыяккә китәчәк.  Суган  «стрелка»га китмәсен өчен, утырту алдыннан аны бер атна буена бүлмә температурасы 25 градустан җылырак булган урында яки радиаторлар янында җылытырга кирәк. Аннары утыртыр алдыннан аларның “муеннарының” коры өлешен “җилкәләренә” кадәр кисәргә кирәк: сүз биредә суганны саклау өчен калдырыла  торган  5 см турында бара. Әгәр  аларны кисмәсәң,  өске  бөре  иркен үсеп чыга  алмый, аңа кипкән бу  5 см өлешне  җиңү өчен көч сарыф итәргә туры киләчәк.

 

Суган  орлыгын  зарарсызландыру мөһим. Аны бүлмә температурасында 10-12 сәгатькә суга җебетергә салыгыз  яки 10 литр суга бер чәй кашыгы бакыр купоросы салынган эретмәдә тотыгыз. Марганцовка эретмәсе дә ярый – 10 литр суга ике-өч грамм; яки биофунгицид эретмәсе (ризоплан, псевдобактерин-2, фитоспорин М һәм башкалар). Суганны  утыртканнан соң,    түтәлне  валик яки такта белән тыгызлатып  чыгарга  кирәк – бу гади агротехник алымны күп кенә тәҗрибәле бакчачылар куллана.

 

Май бәйрәмнәрендә үк яшел тәмләткечләрдән беренче уңыш алу өчен  теплицада җир эрүгә  редис, укроп һәм петрушка чәчегез.

 

Әгәр бәрәңге дачада  базда  саклана  торган  булса,  апрельдә  аны утыртуга әзерли башларга кирәк. Бәрәңгене  баздан  чыгарыгыз, сайлагыз һәм,  яшелләнеп,  шытымнар  бирсен өчен якты  урынга  җәеп куегыз.

 

Чәчәк үстерергә яратучылар апрельдә георгин һәм гладиолус суганчаларын  карый  башлыйлар, аларның ничек кышлавын  тикшерәләр.  Аларны 1 процентлы марганцовка эретмәсендә (20-30 минут) яки антибиотиклар эретмәсендә (бер  тәүлек) зарарсызландыралар. Георгиннарны, суганчалар  шытып чыксын һәм иртәрәк  чәчәк  атсын өчен,  үсенте ясарга җиргә утыртырга була. Гладиолусларны, шытып чыксын өчен,  бүлмә   температурасында  калдырырга кирәк. Моны, беренче  чәчәкләрне кайчан күрергә теләвегезгә карап,  апрель башында ук яки уртасында эшләргә мөмкин.  

 

 

Любовь ЗАНИНА,

«Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге» ФДБУнең Татарстан  Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары.  

 

Тел. (843) 277-88-80.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев