Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Сарымсак угыннан тәмләткеч ясау ЫСУЛЫ

Кирәк булачак: 0,5 литрлы банка өчен – 0,5 кг сарымсак угы, 1 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы (түбәләмә итеп) шикәр комы, 50 грамм 9 процентлы уксус, 5 түгәрәк кара борыч, 1 дәфнә яфрагы.

Укларны юып, 5–10 см озынлыкта турыйбыз. Банкага дәфнә яфрагы, тоз, борыч, шикәр комы салабыз. Сарымсак угын тыгызлап тутырабыз. Өстенә кайнап торган су агызып, капкач белән каплыйбыз һәм 20 минут тотабыз.

Суны кәстрүлгә бушатып, яңадан кайнатып чыгарабыз. Уксус өстибез. Кайнап чыккач, тозлыкны банкага агызып, капкач белән борып ябабыз. Җылы әйбер белән каплап, суынгач, салкынча урынга алып куябыз.

Салатларга өстәп җибәрү өчен яки кайнар бәрәңге янына менә дигән тәмләткеч!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев