Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Җәйне кышка әзерлибез: Яңа Чишмәдән Наира Туманян үзенең рецептлары белән уртаклаша

Кавказ кухнясын кем генә яратмый икән?! Кавказ ашларын дөрес әзерләү өчен бу кухняның серләрен белергә кирәк. Әлеге эштә безгә Яңа Чишмәдә яшәүче Наира Туманян ярдәм итә ала.

- Кышка әзерләү турында сүз бара икән инде, мин сезгә шуны  әйтергә телим: хәзер укроп, петрушка, кинза, базилик һәм башка үләннәрне әзерләү вакытын кулдан ычкындырмаска кирәк. Безнең ризыкларның рецептларында яшелчә һәм яшел тәмләткечләр күп кулланыла бит, шуның аркасында алар аппетитлы, файдалы һәм, хәтта, матур да килеп чыга. Бу июль көннәрендә беренче генә түгел, ә үз бакчабызда үстерелгән яшелчәдән икенче уңышны да җыярга була.  Хәзер мин базилик әзерләү белән мәшгуль.  Без яшел һәм фиолет төсендәге базиликны үстерәбез, әмма безнең гаилә күбрәк фиолетлысына өстенлек бирә. Быел базиликның беренче уңышын соңрак җыябыз, чөнки соңрак утырткан идек (ул җылы ярата). Әмма аларның яфракларын чәчәк атканчы җыярга кирәк. Яфракларны җыябыз, агып торган суда юабыз, кояш нурлары төшмәгән күләгәле урында киптерәбез. Кәгазь пакетларда яки х/б тукыма капчыкларда саклыйбыз.

Туманян гаиләсеннән шашлыкка ит маринадлау рецепты:

Яңа суйган итне (дуңгыз, сарык яки тавык) өстәлгә куябыз. Тозлыйбыз, паприка (тозлы һәм татлы) һәм, әлбәттә, киптерелгән һәм вакланган базилик сибәбез. Ярым түгәрәкләп киселгән суганга бераз тоз сибәбез, кулда яхшылап изәбез һәм суган согын иткә салабыз. Аннары кулларыбыз белән яхшылап бутыйбыз, кәстрүлгә салабыз. Әгәр ит коры булса (сатып алынган), бераз минераль су өстибез.  2-3 сәгатьтән маринадлы ит учакта кыздырыр өчен әзер.

Базиликлы чәй

Базилик яфракларыннан без еш кына фиточай әзерлибез. Аны төнгә каршы, бигрәк тә йокысызлыктан җәфа чигүчеләргә эчәргә ярый.

Якынча 20 грамм базилик яфрагын, кара карлыган, кура җиләге яфракларын һәм 10 грамм бөтнек яфракларын 1 литр суга салып кайнатып алабыз һәм   уттан алгач 20 минут тотабыз.

Төрле чәйләр ясап эчәргә яратучылар, фиолет төсендәге базилик яфрагын яшел яки кара чәйгә өсти алалар. Шунда ук лимон да салып эчәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев