Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җиңүнең 80 еллыгы

Ветераннарга – бүләкләр

Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан сугышта һәлак булган һәм вафат булганнарның тол хатыннары, шулай ук тыл хезмәтчәннәре акчалата түләүләр һәм бүләкләр алдылар.

РФ Президенты Указы нигезендә бер мәртәбә бирелә торган федераль түләүләр буенча сугышта катнашучыларның тол хатыннары 80әр мең сум, барлык тыл хезмәтчәннәре 55әр мең сум акча алды. 8 тол хатын һәм 37 тыл хезмәтчәне 10 мең сум республика түләүләре һәм азык-төлек җыелмасы булган бәйрәм пакетлары алды.

Яңа Чишмә районы җитәкчелеге, район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Е.А. Тарнавскийның барлык тол хатыннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә бәйрәм котлавы белән бергә, азык-төлек пакетларын әзерләде. Алар Җиңү көне алдыннан тапшырылачак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев