Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Балаларга иң яхшысы — гаиләдә

28 ноябрьдә балигъ булмаганнар эше буенча комиссиянең чираттагы күчмә утырышы булып узды.

Утырыш профилактик характерда үтте. Аны Ленино урта мәктәбендә оештырдылар, ни өчен дигәндә, Ленинода опекага бала алучы гаиләләр күбрәк. Опекуннар, мәктәп укытучылары һәм администрациясе тәрбияләү процессында үзләренең проблемалары һәм уңышлары белән уртаклашкан арада, психолог Ләлә Усманова күрше сыйныф бүлмәсендә балалар белән аралашты. Психологның балалар белән үткәрелгән тест нәтиҗәләре канәгатьләнерлек дип бәяләнде: зуррак балалар үз хокукларын яхшы беләләр, димәк, алар мөстәкыйль һәм бәйсез булып үсәләр. Ә менә ата-ана мөнәсәбәтләренә карата булган тестлар, дөресен әйтергә кирәк, психологны гына түгел, иң акыллы (грамоталы) ата-ананы (опекуннарны) да аптырашта калдыра.
-Опекуннардан сораштыру нәтиҗәләре буенча, опекун баланың эшләре белән кызыксынамы, аңа ярдәм итәргә тырышамы- юкмы һ.б. ачыкларга мөмкин. Опекага алучы кеше бала белән бер бөтен булып яшәргә тырышамы яки, киресенчә, баланы кире кагамы, күңелсезлекләр булгалыймы - бу хакта Ләлә Усманова 4 декабрьдә булып үткән чираттагы КДН утырышында сөйләде. 5 декабрьдә видеоконференция режимында балигъ булмаганнар эше буенча Республика комиссиясе утырышы булды. Утырыш Яр Чаллыда үтте, анда ятим балалар йорты директорлары һәм районнардагы КДН рәисләре (Яңа Чишмәдән - Валентина Семеняк) катнашты, утырышны ТР Премьер-министры урынбасары Юрий Камалтынов үткәрде.
ТР-да бала хокуклары буенча уполномоченный Гүзәл Удачина тикшерү нәтиҗәләре - социаль приютларда һәм тернәкләндерү үзәкләрендә тәрбияләнүчеләрнең законлы мәнфәгатьләре үтәлеше турында сөйләде.
Чистайдагы ятимнәр йортының ябылуы хакында хәбәр итте. Анда безнең районнан да бер бала яши. Аны әти-әнисенә кайтару өчен сәбәп бар. Куркынычка тарган балаларны гаиләдән алу процедурасы турында да сөйләп үтте. Яңа Чишмәдә менә шундый процедураны үтәргә торган 5 гаилә исәптә тора. Әгәр дә гаиләдә уңай якка үзгәрешләр булмаса, алар ата-ана хокукыннан мәхрүм ителүдән котыла алмаячаклар.
Республика киңәшмәсендә балигъ булмаганнарның алкоголь эчемлекләр белән агулану очракларына юл куймау турында да сөйләнде (мондый очрак үткән ел Яңа Чишмәдә булган иде, бәхеткә, үлем-китем булмады). Шулай ук балигъ булмаган балалар арасында үз-үзләренә кул салу очраклары турында да сүз булды. Кызганычка каршы, мондый очрак бездә үткән ел булган иде. Әлеге юнәлештә объектларда ведомствоара (үзара) һәм профилактик эшләр алып барыла.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев