Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Бурычлыларны “аулаганнар”

Узган атнада районда суд приставлары ЮХИДИ һәм ТКХ хезмәткәрләре белән берлектә автомобиль йөртүчеләр арасында башкару производствосы буенча әҗәтлеләрне ачыклау буенча уртак рейд үткәрделәр. Ике сәгать эчендә 17 автомобиль тикшерелде, шулардан өч шофер юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафын һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләмәгән булып чыкты. Бурычлыларга чакыру кәгазе һәм...

Узган атнада районда суд приставлары ЮХИДИ һәм ТКХ хезмәткәрләре белән берлектә автомобиль йөртүчеләр арасында башкару производствосы буенча әҗәтлеләрне ачыклау буенча уртак рейд үткәрделәр.
Ике сәгать эчендә 17 автомобиль тикшерелде, шулардан өч шофер юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафын һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләмәгән булып чыкты. Бурычлыларга чакыру кәгазе һәм суд приставы - башкаручыга бару өчен требование тапшырылды. Полиция хезмәткәрләре һәм суд приставлары мәгълүматлар базасыннан машина йөртүчеләрнең административ штраф, коммуналь хезмәтләр өчен генә түгел, салымнар, кредитлар, иминият взнослары, алиментлар һәм башка түләүләр буенча да бурычлары булу-булмауны тикшерделәр.
Хәзергесе вакытта бурычлар түләүнең электрон системасы эшли. Теләге булган һәр кеше бурычы булу-булмауны "Башкару производствосы мәгълүматлар банкы" аркылы ТР буенча Рәсәй УФССП-нең рәсми Интернет-порталыннан карый, сайттан квитанция чыгарып алып, аны кассада түли ала.
Яңа Чишмә район бүлеге суд приставы - башкаручы Татьяна Астраханцева аңлатып үткәнчә, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән үзара эш итү гражданнарның төрле категория башкару документлары буенча бурычларын каплау һәм җәзаның котылгысызлык принцибын булдыру мөмкинлеге бирә. Мондый рейдлар системалы рәвештә үткәреләчәк. Практика күрсәткәнчә, шундый рейдлардан соң гражданнар башкару документлары буенча бурычларын активрак түли башлыйлар икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев