Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Депутатның вәкаләтләре туктатылды

Яңа Чишмә район прокуратурасы таләбе буенча вазыйфаи вәкаләтләреннән узып киткән (арттырган) өчен хөкем ителгән депутатның вәкаләтләре туктатылды.

Район прокуратурасы Черемухово АҖ-дә җирле үзидарә турындагы һәм коррупциягә каршы эш итү турындагы законнарны үтәүне тикшерде.
Тикшерү барышында ачыкланганча, Яңа Чишмә район суды карары (2015 елның 20 ноябре) нигезендә Елена Корнева РФ ҖК-нең 286 маддәсе 2 өлеше буенча җинаять кылуда гаепле дип танылган иде (вазыйфаи вәкаләтләрне арттыру). АҖ башлыгы буларак, ул ялган белешмә биргән, суд аңа 30 мең сум күләмендә штраф салды. Ул әле җирле АҖ-дә депутат та булып тора иде, РФ законнары нигезендә хөкем ителүчеләрнең депутат булырга хаклары юк һәм аларның вәкаләтләре срогыннан алда туктатыла. Ул җирле үзидарә органнарында хезмәт мәнфәгатьләренә каршы килгән вазыйфаи җинаять кылган, бу исә коррупциягә каршы эш итү нигезләренә һәм принципларына каршы килә.
Район прокуратурасының тикшерү нәтиҗәләре буенча Черемухово АҖ Советы адресына депутатның вәкаләтләрен туктату турында гариза (представление) кертелде. Ул каралды һәм канәгатьләндерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев