Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Эш анык булырга тиеш

Районда коррупциягә каршы комиссиянең чираттагы утырышында берничә мәсьәлә каралды. Утырышны район башлыгы, комиссия рәисе Вячеслав Козлов үткәрде. Район прокуроры Эдуард Хираҗевның 2014 елда бу юнәлеш буенча башкарылган эш турындагы информациясе тыңланды. -Безнең эштә хокук бозулар профилактикасына игътибар аз булмады, - дип билгеләп үтте чыгыш ясаучы. -Барлык норматив - хокукый актлар...

Районда коррупциягә каршы комиссиянең чираттагы утырышында берничә мәсьәлә каралды. Утырышны район башлыгы, комиссия рәисе Вячеслав Козлов үткәрде.
Район прокуроры Эдуард Хираҗевның 2014 елда бу юнәлеш буенча башкарылган эш турындагы информациясе тыңланды.
-Безнең эштә хокук бозулар профилактикасына игътибар аз булмады, - дип билгеләп үтте чыгыш ясаучы. -Барлык норматив - хокукый актлар да коррупция билгеләренә тикшерелде, шундый 18 тәртип бозу ачыкланды, алар оператив төстә бетерелде. Төп игътибар муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре (ә 2015 елдан чыгымнары турында да) турындагы мәгълүматларны тикшерүгә дә бирелә. Аерым тәртип бозулар ачыкланмаган.
2014 елда коррупцион характердагы өч җинаять теркәлгән (шуларның икесе турында без яздык - "Теремок" балалар бакчасы мөдире һәм Ленино мәктәбенең элеккеге директорына карата). Ә өченчесе авыл җирлеге башлыкларының берсенә кагыла, ул гариза бирүчегә җир участогы булуы турында хуҗалык кенәгәсеннән өземтә (выписка) биргән, гәрчә фактта участок аныкы булмаса да. Прокуратура хезмәткәрләренең сизгерлеге аркасында килешү килеп чыкмаган.
Эдуард Хираҗев агымдагы елда дәүләт сатып алып хәзерләүләрнең, шулай ук дәүләт хезмәткәрләре тарафыннан тапшырылган декларацияләрнең дөреслеген һәм ачыклыгын тикшерүгә зур игътибар биреләчәген билгеләп үтеп, комиссия әгъзаларын тагын да конкретрак эшләргә чакырды.
Район контроль-хисап палатасы рәисе Роман Губкин мәгариф учреждениеләрен бюджет акчаларыннан файдалану буенча тикшерүләр турында информация ясады. Тәртип бозулар ачыкланмаган.
Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Ивановның коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру турындагы информациясеннән соң комиссия әгъзалары агымдагы елга эш планы кабул иттеләр, аның белән коррупциягә каршы комиссия секретаре Вячеслав Темников таныштырды.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев