Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Хөкем карары үз көчендә калган

2014 елның 13 февралендә Яңа Чишмәдә яшәүче 20 яшьлек Алмаз Мусин район суды тарафыннан җинаять кылуда гаепле дип танылган иде (РФ ҖК-нең 264 маддәсе 2 өлеше).

2013 елның 6 ноябрендә ул, транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмый торып, исерек хәлдә ВАЗ-111930 (Лада-Калина) автомобиле белән идарә итеп, Акъяр-Чирмешән-Шентала автоюлының 22 нче чакрымында юл хәрәкәте кагыйдәсен тупас бозган. Мусин, тиеш булган 90 км/сәг урынына 110 км/сәг тизлек белән хәрәкәт итеп, Оренбург өлкәсеннән балигъ булмаган пассажирлар утырткан автобусны узарга маташканда аның белән бәрелешәләр, нәтиҗәдә автобус кюветка төшә һәм әйләнеп каплана. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә балигъ булмаган 2 пассажир зыян күрә.
Суд утырышында гаепләнүче үз гаебен таныды һәм үкенде. Суд тарафыннан аңа бер елга ирегеннән (колония-поселениегә җибәрелеп) һәм 3 елга транспорт чарасы белән идарә итүдән мәхрүм итү җәзасы билгеләнде.
Гаепләнүченең адвокаты тарафыннан суд карары белән риза булмыйча шикаять бирелгән иде.
2014 елның 10 июнендә Татарстан Республикасы Югары судының апелляция инстанциясе тарафыннан Алмаз Мусинга карата ТР Яңа Чишмә район суды чыгарган хөкем карары үз көчендә калдырылды.
Район прокуратурасы пресс-хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев