Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Ике хөкем ителүче амнистиягә эләккән

7 майда Рәсәйнең җинаять-башкару инспекциясе оешуына 95 ел тулуны билгеләп үтте. Җинаять-башкару инспекциясе хезмәткәрләре хөкем карарларының үтәлешенә контрольлек итә, суд билгеләгән, иректән мәхрүм ителү белән бәйле булмаган җәзалау чараларын - хөкем ителүчеләрнең тәртипләрен һәм төзәлүләрен күзәтә.

2014 елның 5 ае эчендә Яңа Чишмә районы буенча филиал исәпләүләренчә 74 кеше хөкем ителде: 1 кеше иректән мәхрүм ителгән җиргә җибәрелде, 4 кешегә өстәмә вазыйфалар йөкләнде, 4 хөкем ителүчегә сынау срогы озайтылды, берәүгә өстәмә чикләүләр кертелде.
Россия Конституциясе кабул ителүгә 20 ел тулу уңаеннан игълан ителгән амнистиягә безнең районнан хөкем ителгән 2 кеше эләкте. Дәүләт аларны җәза үтүдән азат итте һәм төзәлү юлына басып, тулы канлы тормыш алып бару мөмкинлеге бирде.
Александр МАЙЕР,
Яңа Чишмә җинаять-башкару
инспекциясе начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X