Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Иминият оешмасы ОСАГО килешүләре төзүдән баш тартырга тиеш түгел

Автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү килешүләре төзүдә иминият компанияләренең баш тартуы һәм башка килешүләрне тагарга маташулары уңаеннан гражданнардан алынган мөрәҗәгатьләр ешаю сәбәпле, район прокуратурасы түбәндәгеләрне аңлата.

Килешү төзү өчен транспорт чарасы хуҗасына иминиятләштерүчегә ОСАГО килешүе төзү турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә һәм тиешле документлар тапшырырга кирәк. Шуның белән бергә ОСАГО килешүе төзүче транспорт чарасы иясе иминиятләштерүчене ирекле сайлау хокукына ия, ә иминиятләштерүче аңа гариза белән килешү төзү турында мөрәҗәгать иткән транспорт чарасы иясенә ОСАГО килешүе төзүдә баш тартырга тиеш түгел.
Шулай итеп, иминиятләштерүче телдән баш тарткан очракта, граҗдан почта аша җибәрелгән әйберне тапшыру турында белдерү кәгазе килерлек итеп, үзе сайлаган иминиятләштерүчегә Россия Финанс министрлыгы әмере (01.07.2009, №67) белән расланган формада ОСАГО килешүе төзү турында тиешле гариза белән (тәкъдим-оферта) бергә ОСАГО Кагыйдәләрендә каралган документларны җибәрергә хокуклы. Тапшыру турындагы белдерү кәгазе иминиятләштерүченең граҗдан тарафыннан җибәрелгән тәкъдим - офертаны алуына дәлил булып торачак. Оферта (килешү проекты) җибәрелгән як өчен РФ ГК яки башка законнар белән туры килгән очракта килешү төзү мәҗбүри, бу як икенче якка акцепт турында (тәкъдим кабул итү) яисә акцепттан баш тарту турында, яки оферта алган көннән 30 көн дәвамында башка төр шартларда оферта акцепты турында (килешү проектына каршылыклар протоколы) хәбәр итү кәгазе җибәрергә тиеш.
Шулай итеп, гражданин тарафыннан иминиятләштерүчегә тиешле документлар белән аның белән ОСАГО килешүе төзү турында тәкъдим-оферта җибәрелгән һәм иминиятләштерүче тарафыннан әлеге тәкъдим-оферта алынган көннән 30 көн эчендә акцепт турындагы, яисә акцепттан баш тарту турындагы кәгазь, яисә башка шартларда тәкъдим-оферта акцепты турындагы кәгазь җибәрелмәгән очракта граҗданин тәкъдим -оферта күчермәсе һәм аны тапшыру турындагы белдерү кәгазе белән тиешле гариза язып үз хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау өчен Россия ФАС га (монополиягә каршы хезмәт) яисә аның территориаль органына, РСА (Россия автоиминиятләштерүчеләр берлеге), Рәсәй Банкы һәм судка мөрәҗәгать итә ала.
Коммерция оешмасы ачык (публичный) килешүләр төзүдән нигезсез баш тарткан очракта (ОСАГО килешүе ачык дип санала) РФ ГК-ның 445 маддәсе 4 өлешендә каралган кагыйдәләр кабул ителә, шуның нигезендә, әгәр дә бер як закон буенча килешү төзү мәҗбүри булып та, аны төзүдән баш тартса, бу очракта икенче як мондый килешүне мәҗбүр итеп төзүне сорап судка мөрәҗәгать итәргә хаклы. Килешү төзүдән нигезсез баш тарткан як икенче якка китерелгән зыянны капларга тиеш.
Моннан тыш, иминият компаниясеннән баш тарту турындагы язма кәгазьне алган очракта, сез иминият килешүе төзүдән баш тарткан язуны биргән иминиятләштерүченең эш урыны буенча прокуратурага да мөрәҗәгать итәргә хаклы.
Зөлфия ӘХӘТОВА,
район прокуроры урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X