Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Кагыйдәләр эшләнмәгән

2013 елның 14 ноябрендә Яңа Чишмә районы прокуратурасы "Яңа Чишмә Бердәм исәп-хисап үзәге" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә "Җинаятьчел юл белән алынган табышны законлаштыруга һәм террорчылыкны финанслауга каршы эш итү турында"гы Федераль законның үтәлешен тикшерде.

"Җинаятьчел юл белән алынган табышны законлаштыруга һәм террорчылыкны финанслауга каршы эш итү турында"гы Федераль законның 5 маддәсе нигезендә акча яки башка төр мөлкәт белән операцияләр башкаручы оешмаларга түләүләр кабул итү буенча операторлар керә. Әлеге закон нигезендә акча яки башка төр милек белән операцияләр алып баручы оешмалар эчке контроль кагыйдәләрен булдырырга, эчке контроль кагыйдәләрен тормышка ашыру өчен җаваплы булган махсус вазыйфаи затлар билгеләргә тиешләр. Тикшерү нәтиҗәсендә оешмада эчке күзәтчелек итү кагыйдәләре эшләнмәгән һәм аларны тормышка ашыру өчен җаваплы кеше билгеләнмәгән булуы ачыкланган.
Моннан тыш, "Җинаятьчел юл белән табылган табышны законлаштыруга һәм террорчылыкны финанслауга каршы эш итү турында"гы Федераль законның 7 маддәсе 1 өлеше 9 пункты буенча тәртип бозу ачыкланган: җәмгыять РФ "Росфинмониторинг" Идарәсендә учетка куелмаган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча законны бозган өчен прокуратура БИХҮ директорына карата административ эш кузгатты һәм ачыкланган тәртип бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирде. Прокурор тарафыннан төзелгән актлар карап тикшерүдә.
Зөлфия ӘХӘТОВА,
район прокуроры урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев