Прокурор гаризасы канәгатьләндерелде
Сәламәтлек саклау өлкәсендә законнарның үтәлешен тикшерү буенча үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре кешеләр мәнфәгатен яклап Яңа Чишмә районы прокуратурасының район судына мөрәҗәгать итүе өчен сәбәп (нигез) булды.
Тикшерү барышында шулар ачыкланды: Яңа Чишмә районы территориясендә таралып бетү фазасында (1 АМБТ(+) ике як үпкәдә дә инфильтратив туберкулез диагнозы куелган У. һәм Ф. диспансер учетында торалар.
У. һәм Ф. берничә мәртәбә туберкулезны дәвалау диспансерына җибәрелсәләр дә, үз белдекләре белән аннан кайталар һәм тирә-юньдәгеләргә инфекция таратуларын дәвам итәләр. Прокуратура фикеренчә, У. һәм Ф.ны тиешле дәвалау курсы үткәрү өчен туберкулезга каршы диспансерга мәҗбүри тәртиптә урнаштырырга кирәк.
"Россия Федерациясендә туберкулез таралуны кисәтү (юл куймау) турында" Федераль законның 10 маддәсе 2 пунктына туры китереп, туберкулезның йогышлы формалары белән авыраучылар, санитария-эпидемиягә каршы режимны кат-кат бозучылар, шулай ук туберкулезны ачыклау яки дәвалау максатларында тикшеренүдән усал ният белән баш тартучылар суд карары нигезендә мәҗбүри тикшеренү һәм дәвалау өчен туберкулезга каршы махсус медицина оешмаларына урнаштырылалар.
Яңа Чишмә район суды карары белән прокурор гаризасы тулы күләмдә канәгатьләндерелде.
Яңа Чишмә районы прокуратурасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев