Ватан сагында кемнәр тора?
Контракт буенча хезмәт итүче - Ватанны профессиональ саклаучы ул. Яңа Чишмә районыннан 15 чын ир-егет армиябез частьләрендә контракт буенча хезмәт итәләр. Тагын бишләп егет Ватанга хезмәт итүләрен озайтырга тели. Армиядә офицер-якташларыбыз да байтак.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк, хәрби комиссариат белгече Алексей Мельников вакытлыча хезмәтне үтеп кайткан, тик әлегә эш, яшәү урыны билгеле булмаган егетләр белән очраштылар, анда сүз контракт буенча хәрби хезмәтнең уңай яклары турында барды.
Беренче чиратта - бу матди кызыксындыру. Мисал итеп райондагы уртача һәм хәрби хезмәткәрнең хезмәт хаклары чагыштырып күрсәтелде. Әйтик, Кара диңгез флотында диңгез пехотасы бригадасында (ТР хәрби комиссары генерал-майор С.Погодин яңачишмәлеләргә нигездә шунда барырга тәкъдим итә) хезмәт хакы штат категориясенә бәйле рәвештә 25-43 мең сум тәшкил итә. 2 елдан 5 елгача хезмәт иткәндә ул 35700 сумнан 62000 сумга чаклы арта. Өстәвенә контракт белән хезмәт итүчеләр, аларның гаилә әгъзалары торак бина һәм дүрт тапкыр ашау белән тәэмин ителәләр. Теләгәндә торак алып тору мөмкин, аның бәясе аена 6-8 мең сум. Тик наемга торак алып торган өчен 3 кешеле гаиләгә - 3600, 4 кешелек һәм ишлерәк гаиләгә 5400 сум компенсация каралган. Ипотека буенча торак алу мөмкинлеге дә бар. Кырымда үз торагың булу начар булмас иде.
Хезмәт, әлбәттә җиңел түгел. Диңгез пехотасы бригадасындагы матросларның һәм старшиналарның хезмәт вакыты регламенты түбәндәгечә: хезмәт итүгә килү 8.00, төшке ял вакыты 14.00 дән 16.00 га чаклы. Китү вакыты 18.00 сәгатьтә. Ял итү көннәре - шимбә һәм якшәмбе. Аралашу темасын белеп, күпчелек ирегетләр очрашуга килмәгән, килүчеләр фикер алыштылар: контракт буенча хезмәт итүнең уңай һәм тискәре яклары турында сүз алып барылды. Әлеге очрашуның нәтиҗәсе дә булмый калмады, әлбәттә, хезмәт итәргә теләк белдерү (әлегә телдән) турында тагын ике гариза булды. Болар дүрт ел элек хезмәт итеп кайткан Николай Темников һәм үткән ел армия хезмәтеннән кайткан Альберт Әсәдуллин. Икесе дә Ленинодан һәм икесе дә бер частьтә хезмәт итәргә телиләр.
Лариса ФЕДОРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев