Сәламәтлек өчен куркыныч
Агымдагы елның 7 аенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай ТБ белгечләре тарафыннан сәүдә нокталарында 26 тикшерү үткәрелгән, тикшерү барышында куллану срогы чыккан товарлар сатылуы ачыкланган.
Мондый фактлар түбәндәге сәүдә объектларында, нигездә, колбаса, кондитер эшләнмәләре, соклар, сөт ризыклары (йогурт, кефир, катык), шоколад, чипс, кукуруз таякчыклары (соңгыларын балалар нык ярата) сатканда ачыкланган:
Яңа Чишмәдә - "Марина" (иэ Добрынина Л.С.), "Алан" (иэ Әгъләмиева С.Г.), "Чишмә" (иэ Фәрхетдинов Ч.М.), "Продукты" (иэ Заворохин С.А.) кибетләрендә;
Петропавел Бистәсендә - "Тургай" (иэ Гыйльметдинова Ә.Х.), "Натали" (иэ Ибраһимов Р.Ф.), "Петровна" (иэ Заворохин С.А.) кибетләрендә;
Ленинода - "У дороги", "Людмила" (иэ Арбузова Л.А.), "Уют" (иэ Трондин А.Н.) кибетләрендә;
Архангел Бистәсендә - "Алан" (иэ Әгъләмиева С.Г.) кибетендә;
Черемухово Бистәсендә - "Мечта" (иэ Реброва Т.М.), "Тюльпан" (иэ Морозова Г.И.) кибетендә;
Шахмайда - "Заман" (иэ Әхсәнов Ә.М.) кибетендә;
Тубылгы Тауда -"Азалия" (иэ Фәйрушина О.И.) кибетендә;
Әдәмсәдә "Туганаш" (иэ Ситдыйков Р.Ф.) кибетендә;
Чертушта - "Алсу" (иэ Әхсәнов Ә.М.) кибетендә;
Рус Чабаксарында -"Ива" (иэ Удирякова В.К.) кибетендә;
Чуаш Чабаксарында -"Ассорти" (иэ Тихонова Н.В.) кибетендә;
Красный Октябрьдә - "Свежий хлеб" ("Кулон Торг" ҖЧҖ) кибетендә.
Декларацияләрдә алкоголь продукцияләрен ваклап сату турында ышанычлы булмаган мәгълүматлар (үзгәртелгән) бирүчеләр:
"Шатлык" ҖЧҖ шэ Г.С. Таһирова Тубылгы Тау авылы, "Булат" ҖЧҖ шэ Р.Н. Яруллин Архангел Бистәсе, "Марина" ҖЧҖ шэ Л.С. Добрынина Яңа Чишмә авылы, "Диал" ҖЧҖ шэ Р.Ф. Ситдыйков Татар Әдәмсәсе.
Петропавел Бистәсеннән гр. Е.А. Белькова тарафыннан составында этил спирты булган өйдә эшләнгән эчемлек сатуның бер очрагы ачыкланган.
Барлык сатып алучылар продукция сатып алганда товарның яраклылык срогына игътибар итәргә тиешләр, алар һәр әйбернең тышында (төргәктә) күрсәтелгән булырга тиеш. Яраклылык срогы чыккан товар булганда Дәүләт алкоголь инспекциясенә хәбәр итәргә (тел.: 2-30-77) һәм сатучыларга яки эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алар сезгә товарны алыштырырга яки акчагызны кире кайтарып бирергә һәм әлеге товарны сатудан алырга тиешләр.
Ә менә намуссыз сатучыларга һәм эшмәкәрләргә карата штраф санкцияләре кулланылды.
Ирина ШИШКИНА,
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең
Чистай ТБ белгече
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев