Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Ике куян өчен – 100 мең сум штраф

2014 елның 23 гыйнварында Яңа Чишмә районы прокуратурасы 57 яшьлек түбәнкамалы Владимир Патрикеевка карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. В.Патрикеев механик транспорт чарасыннан файдаланып, законсыз рәвештә ауга чыккан, ул 258 маддәнең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнә.

2013 елның 15 ноябрендә Владимир Патрикеев, усал ният белән, кыргый җәнлекләр атуга рөхсәте булмый торып, үз автомашинасында шома көпшәле ау мылтыгы кулланып, Яңа Чишмә районы территориясендә ике куян аткан. Судта хөкем ителүче үз гаебен таныды, шушы гамәле өчен үкенде.
Җинаять эшен карап тикшергән Яңа Чишмә район суды Владимир Патрикеевны шушы җинаятьне кылуда гаепле дип тапты һәм җинаять коралын - ау мылтыгын конфискацияләп аңа дәүләт файдасына 100 мең сум штраф салу турында карар чыгарды.
Мәхкәмә карары 2014 елның 3 февралендә үз көченә керде.
Район прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X