Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Тәмәке көйрәтүчеләргә көн бетте

Яңа Чишмәдә яшәүче ике кеше тиеш булмаган урында тәмәке тарткан өчен штрафка тартылган.

Закон үз көченә кергән көннән айдан артык вакыт үтеп китте, ә тәмәке тартучылар, элеккегечә, халык күп булган урыннарда төтәтүләрен дәвам итәләр. Мондый хәлнең ничектер үзгәрүенә беркем дә ышанмады, әлбәттә. "Ничек булган, шулай булачак", - диделәр күпләр, һәм хәзер дә теләсә кайда тәмәке тартуларын дәвам итәләр. РҮХ территориясендә тәмәке тарткан өчен штрафка тартылган 45 яшьлек ир-ат - җәзага тартылучы беренче кеше. Полициянең участок уполномоченные тәртип бозучыга карата беркетмә язган арада, шуннан ерак та түгел генә тагын берәү тәмәке кабызып җибәргән. Участковыйга тагын бер беркетмә язуы әлләни кыен булмагандыр. Хәзер аларга штраф түләргә туры киләчәк, ә штраф күләме - 500 сумнан алып 1500 сумга чаклы. Бу хәлгә шаһит булучылар гаҗәпләнсәләр дә, менә шулай штраф бирә башладылар. "Бина эчендә тартмаганнар бит!" - дип, ачу хисе белдерүчеләр дә, таңга калучылар да бар.
Әгәр элек РҮХ дә ир-атлар яшертен генә баскыч мәйданчыгында тәмәке тарткан булсалар, хәзер исә Закон тарафыннан бина янында гына түгел, ә сәламәтлек саклау учреждениеләре территорияләрендә дә тәмәке тарту тыела. Хәтта җитештерүче предприятиеләр дә үз территорияләрендә тәмәке тартуны тыялар.
- КМС заводында инде күптән кабинетларда һәм территориядә тәмәке тартуны тыючы фәрман чыгарылды. Шулай да, тәмәке тартучыларның хәленә кереп, аларга махсус урын бирдек, хәтта эскәмияләр дә куйдык, - дип сөйли завод директоры Федор Бурчин.
Сез гражданнарның тәмәке төтененнән - аның тәэсиреннән сәламәтлекләрен саклау турындагы Законга ничек карыйсыз? - дигән сорауга Елена Борисова: - Мин аны дөрес дип саныйм, тартсыннар, үз сәламәтлекләренә зыян салсыннар да ди, тик безнекенә зыян китермәсеннәр, - дип җавап бирде.
Анатолий Г.: - Мин күптәннән тәмәке тартам, аны ничек ташларга - башыма да китерә алмыйм. Элек кайда җитте - шунда тарта идем, хәзер ераккарак китеп тартам. Фамилиясен атамауны үтенгән дусты Виталий исә, берничә мәртәбә тартуын ташлап каравын, тик янәшәдә тәмәке тартучы булганда кабат тарта башлавын әйтте. Инде 12 көн тәмәкесез яши икән, бусы соңгысы булыр дип өметләнә.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев