Яңа Чишмәдә яшәүче берәү машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән
Район үзәгендә яшәүче бер кеше исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән өчен ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән.
2022 елның 2 июнендә иртәнге сәгать 7ләр тирәсендә район үзәгендә яшәүче 36 яшьлек гр. П. район үзәгенең Надежда урамы буенча исерек хәлдә ВАЗ-211230 а/м белән идарә иткән.
Медицина тикшерүе гр. П.-ның исерек булуын күрсәткән.
Эшне тикшерү барышында гр. П.үз гаебен таныган.
Яңа Чишмә суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы карары белән гр. П. РФ КоАПның 12.8 ст. 1 өлешендә каралган адм.хокук бозуда гаепле дип танылган, ул ел ярымга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм 30 мең сум күләмендә штраф түлиячәк.
- Карар 2022 елның 27 июлендә законлы көченә керде, - дип хәбәр итте безгә ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Раил Шәфигуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев