Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Алкоголь һәм автомобиль тәңгәл килми

    Район прокуратурасы алкоголизм белән интегүче шоферларның суд тәртибендә транспорт чаралары белән идарә итү хокукын чикләргә тели. Район прокуратурасы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турындагы законның үтәлешенә тикшерү үткәрде. Тикшерү барышында ачыкланганча, Акъярдан гр. Рамил Хәйруллин "алкоголь кулланудан килеп чыккан психик һәм үз-үзен тоту тәртибе бозылу" диагнозы белән табиб-наркологта исәптә тора. Шул ук...

    Район прокуратурасы алкоголизм белән интегүче шоферларның суд тәртибендә транспорт чаралары белән идарә итү хокукын чикләргә тели.
    Район прокуратурасы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турындагы законның үтәлешенә тикшерү үткәрде.
    Тикшерү барышында ачыкланганча, Акъярдан гр. Рамил Хәйруллин "алкоголь кулланудан килеп чыккан психик һәм үз-үзен тоту тәртибе бозылу" диагнозы белән табиб-наркологта исәптә тора. Шул ук вакытта аның транспорт чаралары белән идарә итү хокукы бирүче шофер таныклыгы бар.
    Закон буенча, алкоголизм, наркомания һәм токсикомания транспорт чаралары белән идарә итүгә медицина ягыннан каршы килүче шартлар исемлегенә керә.
    Шуның белән бәйле рәвештә, район прокуратурасы атап үтелгән гражданинның транспорт чаралары белән идарә итү хокукын туктату турында дәгъва гаризасын судка җибәрде. Дәгъва гаризасы карап тикшерелгән, прокурор таләбе тулы күләмдә канәгатьләндерелгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: