Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Электр энергиясе азрак кулланыла

    2015 елда районда 25,4 млн. кВт.сәгать электр энергиясе кулланылган, бу 2014 елдагыдан 350 мең кВт.сәгатькә азрак.

    -Электр энергиясен экономияләүнең төп өлеше бюджет учреждениеләренә туры килә, - дип сөйли "Энергосбыт"ның район бүлеге начальнигы Михаил Шешолин. -Алар тулаем 500 мең кВт.сәгать энергияне экономияләделәр, сәүдә һәм кече бизнес - 100 мең кВт.сәгатьне. Шул ук вакытта халык электр энергиясен 340 мең кВт.сәгатькә күбрәк кулланды. Бу район халкының көнкүрештә электр җиһазларыннан күбрәк файдалану турында сөйли.
    Шунысы сөендерә, ел саен аена 1 кешегә ОДН (гомумйорт ихтыяҗлары) кими бара. 2015 ел нәтиҗәләре буенча ул нибары 1,25 кВт.сәг. тәшкил иткән, бу 2014 елга карата 0,26 кВт.сәг.кә азрак (бу Кама аръягы зонасындагы районнар арасында иң яхшы күрсәткеч).
    2016 елның 1 гыйнварына абонентлар саны - физик затлар - 5341 һәм 203 юридик затлар тәшкил итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: