Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Аучылык итәргә туры килмәячәк

2023 елның мартында Яңа Чишмә район суды тарафыннан гр. М-га карата суд карары билгеләнгән. Ул РФ ҖКнең 222.1 ст. 1 ч. буенча шартлаткыч матдәне законсыз саклаган өчен хөкем ителгән.

Шулай итеп, гр. М. элек аучылык белән шөгыльләнгән һәм аучылык итүгә аның коралы, закон нигезендә коралны сакларга һәм йөртергә рөхсәте дә булган. Билгеле сәбәпләр аркасында гр. М. күрсәтелгән рөхсәтне тиешле вакытта озайтмый, шуңа бәйле рәвештә, Россия Федерациясенең 150-ФЗ номерлы «Корал турында»гы Федераль Закон (13.12.1996 ел)  нигезләмәләренә туры китереп, коралны Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсенең лицензия-рөхсәт хезмәтенә тапшырырга мәҗбүр була. Шул ук вакытта гр. М. әлеге хезмәт инспекторы тарафыннан рөхсәтнең гамәлдә булу вакыты тәмамланганнан соң, аның корал хуҗасы һәм корал, патрон һәм дары сакларга хокукы булмавы турында кисәтелә. Шулай булуга да карамастан, гр. М. үз өендә шартлаткыч матдә - билгеле шартларда шартлау өчен яраклы төтенсез нитроцеллюлозалы дары барлыгын яшерә. Югарыда күрсәтелгән шартлаткыч матдәне, полиция хезмәткәре тапканчы һәм тартып алганчы, законсыз саклаган өчен ул суд каршына баса.

         Әлеге җинаятьчел гамәле өчен суд йомшартучы шартлар булуын һәм шул ук вакытта хәлне авырлаштыручы шартлар булмавын исәпкә алып, гр. М.- ны шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итә, аңа сынау срогы тәмамланганчы үтәргә тиешле кайбер бурычларны йөкли. Суд беренче тапкыр җинаять кылуны, кылган эшендә гаебен тануны һәм тәүбә итүне, уңай характеристикаларны, сәламәтлек торышын, инвалидлык кебек йомшартучы шартларны исәпкә ала.

Әгәр дә гр. М. закон белән билгеләнгән аучылык итү коралын, патроннарны һәм дары саклау кагыйдәләрен үтәгән булса, бу хәл килеп тә чыкмаган булыр иде.

Күргәнегезчә, мондый акылсызлык гр. М.- ны үз шөгыленнән мәхрүм итә һәм алда атап үтелгән йомшартучы шартлар булмаса, урманда аучылык итү урынына ул рәшәткә артына эләгергә мөмкин иде. Законнарны үтәү - иң яхшы яклау чарасы.

Суд карарына карата шикаять булмаган һәм протест белдерелмәгән, карар законлы көченә кергән.

Татарстан Республикасы Яңа Чишмә район судының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев