Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Яңа Чишмәдә исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен ике шоферны хөкем иткәннәр

Алар штрафка тартылып, машина йөртү таныклыкларыннан мәхрүм ителгәннәр.

2023 елның 18 апрелендә 21 сәгать 07 минутта Тубылгы Тау авылында яшәүче 41 яшьлек гр. С. С. Юртаев Яңа Чишмә районы территориясендә «Казан-Оренбург» автомобиль юлының 171 километрында Lada 110 ВАЗ 21104 а/м белән исерек хәлдә идарә иткән. 

Ул медицина тикшерүен узудан баш тарткан.

Гр. Юртаев С. С. эшне карап тикшерүгә килмәгән, килмәвенең сәбәбен хәбәр итмәгән.

Яңа Чишмә мировой суды карары белән гр. Юртаев С. С. РФ КоАПның 12.26 ст. 1 ч. каралган хокук бозуда гаепле дип танылган, аңа ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 мең сум штраф билгеләнгән.

— Карар 2023 елның 23 июльдә законлы көченә керде, — дип хәбәр итте район ЮХИДИ начальнигы Евгений Михайлов.

**

2023 елның 22 февралендә төнге сәгать 12ләр тирәсендә Яңа Чишмә районының Екатерина Бистәсендә яшәүче 35 яшьлек гр. Карташов А. Г. шул ук авылның Совет урамында «Опель Астра» автомобиле руле артында исерек хәлдә булган.

Алкотестерда тикшерү аның исерек булуын күрсәткән.

Гр. Карташов А. Г. эшне карап тикшерүдә үз гаебен тулысынча таныган.

Яңа Чишмә мировой суды карары белән гр. Карташов А. Г. РФ ҖКның 261.1 ст. 1 ч. каралган адм. хокук бозуда гаепле дип танылган, аңа 2 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итеп, 120 сәгатькә мәҗбүри эшләр билгеләнгән, чөнки А. Г. Карташов элек тә автотранспорт белән исерек хәлдә идарә иткән өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм аңа штраф салынган.

— Карар 2023 елның 19 июлендә законлы көченә керде, — дип хәбәр итте ЮХИДИ начальнигы Евгений Михайлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев