Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Яңа Чишмәдә исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен өч шоферны хөкем иткәннәр

Алар 30шар мең сум штрафка тартылган һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән.

2022 елның 19 октябрендә 16 сәгать 20 минут тирәсендә Чирмешән авылында яшәүче 61 яшьлек гр. Я. Яңа Чишмә районы территориясеннән үткән «Акъяр - Чирмешән - Шонталы» автомобиль юлының 20 км-нда Фольксваген Джетта а/м руле артында исерек хәлдә булган.

Медицина тикшерүе гр. Я.-ның исерек булуын күрсәткән.

Гр. Я. эшне карап тикшерүгә килмәгән һәм судка килмәүнең сәбәпләрен хәбәр итмәгән.

Яңа Чишмә җәмәгать суды карары белән гр. Я. адм. хокук бозуны (РФ КоАПның 12.8 ст. 1 ч.) кылуда гаепле дип танылган, аңа ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 мең сум штраф салынган.

Карар 2022 елның 31 декабрендә үз көченә керде, - дип хәбәр итте район ЮХИДИ идарәсе начальнигы Евгений Михайлов.

*

2022 елның 30 ноябрендә 7 сәгать 55 минутлар тирәсендә Яңа Чишмә авылында яшәүче 33 яшьлек гр. Л. Яңа Чишмә авылының Күл аръягы урамында Лада 219410 а/м руле артында исерек хәлдә булган.

Медицина тикшерүе гр. Л.- ның исерек булуын күрсәткән.

Гр. Л. эшне карап тикшерүгә килмәгән, эшнең аның катнашыннан башка гына каралуын сораган, үз гаебен тулысынча таныган.

Яңа Чишмә җәмәгать суды карары белән гр. Л. РФ КоАПның 12.8 ст. 1 ч. буенча адм. хокук бозу кылуда гаепле дип танылган, аңа ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 мең сум штраф салынган.

Карар законлы көченә 2023 елның 10 гыйнварында керде, - дип хәбәр итте ЮХИДИ идарәсе начальнигы Евгений Михайлов.

*

2022 елның 14 октябрендә төнге сәгать унберләр тирәсендә Петропавел Бистәсендә яшәүче 26 яшьлек гр. П. Яңа Чишмә районы территориясеннән үткән «Яңа Чишмә - Ширәмәт - Карамалы» автомобиль юлының 6 км-нда Вортекс Естина а/м руле артында исерек килеш булган.

Алкотестерда тикшерү гр. П.- ның исерек булуын күрсәткән.

Гр. П. эшне карап тикшерүгә килмәгән, эшнең аның катнашыннан башка гына каралуын сораган, үз гаебен тулысынча таныган.

Яңа Чишмә җәмәгать суды карары белән гр. П. РФ КоАПның 12.8 ст. 1 ч. буенча адм. хокук бозу кылуда гаепле дип танылган, аңа ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 мең сум штраф салынган.

Карар 2023 елның 10 гыйнварыннан законлы көченә керде, - дип хәбәр итте район ЮХИДИ идарәсе начальнигы Евгений Михайлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев