Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Яңа Чишмәдә исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен өч шоферны хөкем иткәннәр

Аларга 30шар мең сум штраф салынган һәм алар 1 ел 6 айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән.

2023 елның 29 августында 8 сәгать 45 минутта Яңа Чишмә районы Яңа Иванаево авылында яшәүче 45 яшьлек гр. Быков Д. Н. ВАЗ 111130 а/м руле артында Яңа Чишмә авылының Совет урамындагы 67 нче йорт янында исерек хәлдә булган.

Медицина тикшерүе аның исерек булуын күрсәткән.

Гр. Д. Н. Быков эшне карап тикшерүгә килмәгән, судка килмәү сәбәпләрен әйтмәгән.

Яңа Чишмә мировой суды карары белән гр. Д. Н. Быков РФ КоАПның 12.8 ст. 1 ч. каралган хокук бозуда гаепле тип танылган. Аңа 1,5 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итеп, 30 мең сум штраф билгеләнгән.

— Карар 2023 елның 12 ноябрендә законлы көченә керде, — дип хәбәр итте район ЮХИДИ идарәсе начальнигы вазыйфаларын башкаручы Раил Шәфигуллин.

2023 елның 30 сентябрендә иртәнге сәгать алтыларда Яңа Чишмә районы Әдәмсә авылында яшәүче 29 яшьлек гр. Нестеров Н. С. Яңа Чишмә районы Акъяр авылының Ленин урамында Фольксваген Поло автомобиле руле артында исерек хәлдә була.

Алкотестерда тикшерү аның исерек булуын күрсәткән.

Гр. Нестеров Н. С. эшне карап тикшерүгә килмәгән, эшне аннан башка гына карау үтенече белән гариза язган, гаепне тулысынча таныган.

Яңа Чишмә мировой суды карары белән гр. Нестеров Н. С. РФ КоАПның 12.8 ст. 1 ч. каралган хокук бозуда гаепле тип танылган. Аңа 1,5 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итеп, 30 мең сум штраф билгеләнгән. 

— Карар 2023 елның 24 ноябрендә законлы көченә керде, — дип хәбәр итте район ЮХИДИ идарәсе начальнигы вазыйфаларын башкаручы Раил Шәфигуллин.

2023 елның 28 августында 21 сәгать 30 минутта Яңа Чишмә авылында яшәүче 37 яшьлек гр. Шәрипов И. Ф. Яңа Чишмә авылының Октябрь урамындагы 52 нче йорт янында Лада -Приора а/м руле артында була исерек хәлдә булган.

Аның исерек булу билгеләре ачыклангач, ул медицина тикшерүен узудан баш тарткан.

Гр. Шәрипов И. Ф. эшне карап тикшерүгә килмәгән, судка килмәү сәбәпләрен әйтмәгән.

Яңа Чишмә мировой суды карары белән гр. Шәрипов И. Ф. РФ КоАПның 12.26 ст. 1 ч. каралган хокук бозуда гаепле тип танылган. Аңа 1 ел да 7 айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итеп, 30 мең сум штраф билгеләнгән. 

— Карар 2023 елның 29 ноябрендә законлы көченә керде, — дип хәбәр итте район ЮХИДИ идарәсе начальнигы вазыйфаларын башкаручы Раил Шәфигуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев