Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Яңа Чишмәдә исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен шоферны хөкем иткәннәр

Ул 30 мең сумлык штрафка тартылып, 1 ел да 7 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителәчәк.

2023 елның 15 гыйнварында көндезге унберенче яртылар тирәсендә Акбүредә яшәүче 63 яшьлек гр. Минхәеров Р. М. Акбүре авылындагы Совет урамында урнашкан 3 йорт янында LADA 219210 KALINA а/м руле артында исерек хәлдә булган. 
Медицина тикшерүе гр. Р. М. Минхәеровның исерек булуын күрсәткән, әмма ул тикшерү нәтиҗәләре белән ризалашмаган.
Гр. Р. М. Минхәеров эшне карап тикшерүгә килмәгән, килмәү сәбәпләре турында мәгълүмат бирмәгән.
Яңа Чишмә мировой суды карары белән гр. Р. М. Минхәеров РФ КоАПның 12.26 ст. 1 өлешендә каралган хокук бозуда гаепләнә, аңа 1 ел да 7 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 мең сум штраф билгеләнгән.
— Карар 2023 елның 31 маенда законлы көченә керде, — дип хәбәр итте район ЮХИДИ идарәсе начальнигы Евгений Михайлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев