Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Яңа Чишмәдә исерек килеш транспорт белән идарә иткән шоферны хөкем иткәннәр

Аңа 30 мең сумлык штраф салып, ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткәннәр.

2023 елның 11 июнендә кичке сәгать тугызлар тирәсендә Тубылгы Тау авылында яшәүче 22 яшьлек гр. Павлихин А. А. Архангел Бистәсе читендә дәүләт номерлары булмаган «Альфа» мопеды руле артында исерек хәлдә булган. 

Алкотестерда тикшерү аның исерек булуын күрсәткән.

Гр. Павлихин А. А. эшне карап тикшерүгә килмәгән, судка килмәү сәбәбе турында хәбәр итмәгән.

Яңа Чишмә мировой суды карары белән гр. Павлихин А. А. РФ КоАПның 12.8 ст. 1 ч. каралган административ хокук бозуда гаепле дип табылган, аңа ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 мең сумлык штраф билгеләнгән.

— Карар 2023 елның 26 сентябрендә законлы көченә керде, — дип хәбәр итте район ЮХИДИ идарәсе начальнигы вазыйфаларын башкаручы Раил Шәфигуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев