Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Яңа Чишмәдә исерек килеш транспорт белән идарә итүче шоферны хөкем иткәннәр

Аңа 30 мең сум штраф салынган һәм ул 1 ел да 6 айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән.

2023 елның 28 июнендә көндезге сәгать 11дә Яңа Чишмә авылында яшәүче 38 яшьлек гр. О. М. Фомичев ВАЗ 21101 а/м руле артында исерек хәлдә Яңа Чишмә авылының Чернышевский урамындагы 20 нче йорт янында булган.

Алкотестерда тикшерү аның исерек булуын күрсәткән.

Гр. О. М. Фомичев эшне карап тикшерүгә килмәгән, судка килмәү сәбәбен әйтмәгән.

Яңа Чишмә мировой суды карары белән гр. О. М. Фомичев РФ КоАПның 12.8 маддәсе 1 өлешендә каралган хокук бозуда гаепле дип танылган, аңа 1 ел да 6 айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итеп, 30 мең сум штраф билгеләнгән.

— Карар 2023 елның 8 августында законлы көченә керде, — дип хәбәр итә районның ЮХИДИ идарәсе начальнигы Евгений Михайлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев