Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Яңа Чишмәдә исерек килеш транспорт белән идарә итүче шоферны хөкем иткәннәр

Ул 30 мең сум штрафка тартылган һәм ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән.

2024 елның 14 гыйнварында 6 сәгать 40 минутта 29 яшьлек Яңа Чишмә авылында яшәүче гр. Ганиев А. И. Шевроле а/м руле артында Яңа Чишмә авылының Совет урамындагы 67 нче йорт янында исерек хәлдә була.

Алкотестерда тикшерү аның исерек булуын күрсәткән.

Гр. Ганиев А. И. эшне карап тикшерүгә килмәгән, судка килмәү сәбәбен аңлатмаган.

Яңа Чишмә мировой суды карары белән гр. Ганиев А. И. РФ КоАПның 12.8 ст. 1 ч. каралган адм. хокук бозуда гаепле дип танылган. Аңа ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итеп, 30 мең сум штраф билгеләнгән. 

Карар 2024 елның 8 апрелендә законлы көченә керде, — дип хәбәр итте район ЮХИДИ идарәсе начальнигы А. С. Мокеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев