Исерек килеш кабат руль артына утырган өчен - иректән мәхрүм итү
ТР Яңа Чишмә район суды карары нигезендә Е. А. Пантелеев исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен 1 ел һәм 1 айга ирегеннән мәхрүм ителгән.
2022 елның 14 июнендә кичен Пантелеев Красный Октябрь поселогында Иж-Юпитер мотоциклын исерек килеш йөрткән.
Е. А. Пантелеевның җинаять җаваплылыгына элек тә тартылуын исәпкә алып, суд аны 1 ел һәм 1 айга ирегеннән һәм шулай ук транспорт белән идарә итү хокукыннан да 4 елга мәхрүм итәргә карар кылган.
Хөкем карары 2023 елның 17 гыйнварында үз көченә кергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев