Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Исерүдән җинаятькә кадәр ике адым

ТР Яңа Чишмә суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы тарафыннан гр. Д. спиртлы эчемлекләр эчмәскә дигән тәнкыйть белдергән улын буарга теләгәне өчен хөкем ителгән.

Агымдагы елның гыйнварында гр.Д. үз фатирында спиртлы эчемлекләр эчкән, шуңа күрә улы И. аңа бу хакта искәрмә ясаган. Бу сүзләрдән соң ачуы чыккан исерек гр. Д., улында курку хисен уятырга теләп, муеныннан тотып, караватка еккан һәм буып, үтерү белән янаган.

 Гр. Д.-ның үз гаебен тануын, әтисенә каты булмаган җәза билгеләүне сораган зыян күрүче улының позициясен исәпкә алып, суд гр. Д.-ны, сынау срогы белән шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем иткән һәм аңа кайбер бурычларны үтәүне йөкләгән.

Биредә «Шәраб эчмә, акылдан шашмассың» дигән гыйбарә бик урынлы.

 

Яңа Чишмә район судының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев