Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Кул сузсаң - кыскартырлар

Яңа Чишмә районы прокуратурасы 1989 елда туган Яңа Чишмә авылында яшәүче хатын-кызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган. Суд тарафыннан ул РФ ҖК нең 111 маддәсе 2 өлешенең “з“ пунктында каралган җинаять кылуда гаепле дип танылган.

Суд тарафыннан билгеләнгәнчә, 2018 елның 9 мартында кичке сәгать 7 дә гаепләнүче У. исерек килеш әрләшү барышында буш аракы шешәсен ватып, шешә кыйпылчыгы белән, аны җинаять  коралы сыйфатында файдаланып, 1997  елда туган зарар күрүченең уң як битенә суккан, нәтиҗәдә И. битендә киселгән яра сыйфатында тән җәрәхәте алган.
Суд-медицина экспертизасы бәяләмәсе  буенча И. нең битендәге яра эзе тирән, вакыт узу белән үзлегеннән, операциядән башка (косметик) бетмәячәк.
Дәүләт гаепләүчесе гаепләүче як дәлилләрендә  кылынган җинаятьнең  җәмгыятькә куркыныч булуын әйтте.
Дәүләт гаепләүчесе позициясе белән туры китереп суд тарафыннан гаепләнүче У. га карата, гомуми режимдагы төзәтү колониясенә җибәреп, 2 ел да 9  айга ирегеннән мәхрүм итү сыйфатында җәза билгеләнде.
Руслан Галимов, район прокуроры ярдәмчесе 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X