Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Штраф түләмәсәң, җәяү йөрерсең

ТР Яңа Чишмә район суды тарафыннан суд приставлары хезмәте бүлегенең бурычлы кешеләрнең транспорт чарасы белән идарә итү хокукларын вакытлыча чикләү билгеләү турындагы административ дәгъва гаризалары каралган.

Бурычлыларның ЮХКен бозган өчен түләнмәгән штрафлары 10000 сумнан арткан.

Бурычлыларның берсе, суд кәгазен алгач, барлык бурычын түли, шуңа бәйле рәвештә суд суд приставлары хезмәтенең административ дәгъва таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тарта.

Икенче берәү административ дәгъва таләпләре белән ризалашкан, чөнки үзенә билгеләнгән адм. штрафларны түләмәгән.

Суд карары белән машина йөртү таныклыгы булган гр.Д.-га транспорт чаралары белән идарә итү хокукын вакытлыча чикләү билгеләнгән (әлеге чикләүне гамәлдән чыгару өчен шартлар барлыкка килгәнче яки адм. штрафларны түләү буенча йөкләмәләрен үтәгәнче).

Суд тарафыннан чыгарылган карарларның икесенә дә шикаять белдерелми һәм алар законлы көченә кергән.

Штрафны вакытында түләү турында онытмаска кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев