Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Закон һәм хокук тәртибе сагында

Илебездә прокуратура Петр І-нең үзгәртеп корулары чорында оеша. 1722 елның 12 гыйнварындагы Петр 1 Указында: «Сенатта генерал-прокурор һәм обер-прокурор, шулай ук һәр коллегиядә дә прокурор булырга тиеш...», диелгән. Прокурорлар алдында торган бурычларның асылын Петр І бик тә яхшы аңлаган.

Узган елда район халкының тормышына кагылышлы күп кенә мәсьәләләр прокуратураның күз уңында торды.

Яңа Чишмә районы прокуратурасының тырышлыгы кешенең һәм гражданинның конституцион хокукларын һәм ирекләрен, дәүләт һәм җәмәгать мәнфәгатьләрен яклауга, җинаятьчелеккә каршы торуның нәтиҗәлелеген арттыруга, РФ Генераль прокуроры, ТР прокуроры һәм дәүләт, республика җитәкчеләре тарафыннан билгеләнгән башка өстенлекле бурычларны хәл итүгә юнәлтелгән. Оешкан җинаятьчелек, коррупция, экстремизм һәм терроризмга каршы көрәш, инвалидлар, өлкәннәрнең һәм шулай ук эшмәкәрлек субъектлары хокукларын яклау — безнең эштә элеккечә өстенлеккә ия юнәлешләр.

Халыктан кергән мөрәҗәгатьләрне карап тикшерү — хезмәтебезнең иң мөһим юнәлеше, чөнки нәкъ менә алар безгә игътибар таләп итүче «нокталарны» ачыкларга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, 2023 елда район прокуратурасына гражданнардан 144 мөрәҗәгать керде. 

Район прокуратурасы хезмәткәрләре гражданнарның хокукларын яклауда һәм гариза бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән закон бозу очракларын бетерүдә намус белән эшлиләр. Район прокуроры көн саен гражданнарны шәхси кабул итә.

Прокуратура тарафыннан хезмәт хакын түләү буенча бурычлары булган предприятиеләр тикшерелде. 5 предприятие һәм оешма җитәкчесе административ җаваплылыкка тартылды. 
Прокуратура катнашы белән предприятие хезмәткәрләренең хезмәт хокуклары үтәлде, аларга хезмәт хакы буенча бурыч — 200 мең сумнан артык акча түләнде.

Хокук саклау, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының җинаятьләрне профилактикалау, коррупциягә каршы тору өлкәсендәге эшчәнлекләрен күзәтү һәм координацияләүне оештыруда комплекслы якын килү тәэмин ителде. 

2023 елда мәга-риф өлкәсендәге за-коннарның үтәлеше, учреждениеләренең белем бирү процессын гамәлгә ашыруга ни дәрәҗәдә әзер булулары, кайнар аш белән туклануны оештыру, балигъ булмаганнар арасында караучысызлык, хокук бозу очракларын профилактикалау һәм башкалар тикшерелде. Күзәтчелек эшчәнлеге кысаларында әлеге өлкәдә 120 хокук бозу очрагы ачыкланды һәм бетерелде.

Яңа Чишмә районы прокуратурасы район җирле үзидарә органнарының норматив-хокукый актларын өйрәнү буенча эш алып бара. Әлеге өлкәдәге эш нәтиҗәләре буенча район прокуратурасы тарафыннан 32 законсыз хокукый актка протест белдерелде, соңыннан алар федераль законнарга туры китерелде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча район прокуратурасы тарафыннан барлыгы 500дән артык закон бозу очрагы ачыкланды. Алар буенча 177 күрсәтмә кертелде, аларны тикшереп карау нәтиҗәләре буенча 238 вазыйфаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды; район прокуратурасы карарлары буенча 13 зат адм.җаваплылыкка җәлеп ителде; 6 вазыйфаи зат закон бозуның рөхсәт ителмәве турында кисәтелде; судларга 1,5 млн сумнан артык суммага 22 дәгъва гаризасы бирелде.

Прокурорлыкның иң мөһим функциясе — җинаять эшләре буенча судларда дәүләт гаепләвен хуплау. Прокурорларның суд процессында катнашулары гадел суд карарлары чыгаруга зур өлеш кертә. Узган елда район прокуратурасы хезмәткәрләре тарафыннан 78 җинаять эшен карау барышында дәүләт гаепләве хупланды, алар судта 40 гражданлык эшен карауда катнаштылар.
Яңа Чишмә районы прокуратурасы гражданнар өчен һәрчак ачык булып калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев