Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Законнарны барысы да белергә тиеш

Коррупциягә каршы тору буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында бер ел эчендә башкарылган эш нәтиҗәләре турында фикер алышынды һәм агымдагы елга эш планы кабул ителде. Утырышны комиссия рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды.

Утырышка авыл җирлекләре башлыклары, полиция участок уполномоченныйлары, оешма һәм учреждение җитәкчеләре чакырылган иде.
Район прокуратурасының 2019 елгы эш нәтиҗәләре турында район прокуроры урынбасары Ленар Мисбахов мәгълүмат бирде. Узган ел коррупциягә каршы тору буенча 42 закон бозу очрагы ачыкланган. Алар буенча 17 протест чыгарылган, закон бозуларны бетерү турында 18 күрсәтмә кертелгән, аларны карау буенча 10 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылган.
Хокук бозулар, нигездә, хезмәткәрләр тарафыннан керемнәр һәм милек турында белешмәләр (тулы һәм дөрес булмаган белешмәләр) биргәндә ачыкланган. Шулай ук җирле үзидарә органнарыннан эштән киткән кешеләрнең башка учреждениеләргә эшкә урнашканда бу хакта элеккеге эш бирүчегә хәбәр итмәү очраклары да бар - бу да закон бозу. Тик законны белмәү җаваплылыктан азат итми, прокуратура алга таба да хокук бозуларны ачыклау һәм булдырмау өстендә эшләячәк.
Утырышта ЭЭМнең район бүлеге начальнигы Эдуард Жирнов мәгълүматы тыңланды. 2019 елда бу мәсьәлә буенча берничә җинаять эше кузгатылган, ә бер гражданин ЮХИДИ хезмәткәренә ришвәт бирергә омтылу факты буенча җәзага тартылган.
Районның контроль-хисап палатасы рәисе Роман Губкин бюджет акчаларын тотуны контрольдә тоту, шул ук вакытта ачыкланган закон бозулар һәм аларны бетерү турында мәгълүмат бирде.
Аннары комиссия әгъзалары 2020 елга эш планын расладылар.
Утырыш ахырында Вячеслав Козлов барлык чиновниклар да үз бурычларын төгәл үтәргә, законнарны өйрәнергә һәм аны бозмаска, район газетасында, район сайтында күбрәк мәгълүмат булырга тиеш, ә район прокуратурасы тарафыннан әйтелгән кисәтүләрне төзәтергә кирәк, дип билгеләп үтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев